Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ел башыннан больничный буенча түләүләр 10 процентка артты

Больничныйга чыккан очракта, түләүләр күпме булачак.

Яңа елдан закон төзәтмәләре үз көченә керде. 1 гыйнвардан больничныйга штат хезмәткәрләре генә түгел, гражданлык-хокук килешүләре буенча эшләүче кешеләр дә китә алачак. Иң мөһиме, эш бирүче алар өчен иминият кертемнәре түләсен (бу елга ким дигәндә – 4834 сум).
Больничныйны санап чыгару формуласы чагыштырмача гади. Ике еллык легаль керемнәр санап чыгарыла (барлык эш бирүчеләрдән), һәм алар 730 көнгә бүленә.
 Хезмәт хакы кечкенә һәм больничный буенча түләүләр минималь хезмәт хакыннан  азрак булган очракта, исәп-хисапны хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән чыгып ясаячаклар. Әгәр, киресенчә, керемнәр зур булса, азрак түлиләр – югарыда күрсәтелгән максималь суммадан артык түгел.
Больничныйга чыккан очракта, түләүләр күпме булачак соң?
Иминият стажы 6 айдан азрак булганнарга – минималь хезмәт хакыннан артык түгел.
5 елдан азрак булганнарга – хезмәт хакының 60 проценты.
5-8 ел булса – хезмәт хакының 80 проценты.
8 ел һәм аннан да күбрәк – хезмәт хакының 100 проценты.
Закон буенча больничный кәгазен 15 календарь көнгә кадәр генә яза алалар. Әгәр озаграк авырыйсыз икән, ярты ай саен больничныйны озайтырга кирәк. Максималь срок – 10 ай. Шул ук вакытта аны үзең авырсаң гына түгел, бала чирләсә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүләр аерылмый диярлек. 
Исегезгә төшерәбез, социаль иминият фондына безнең рәсми хезмәт хакының 2,9 проценты күчерелә. Бу акчалар больничный, декрет түләүләренә һәм производствода имгәнү алганнан соң тернәкләнүгә китә.
Фото: НТР 24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев