Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Динара һәм аның батырлар нәселе

Динарага шушы көннәрдә “Тугры хезмәте өчен” медале тапшырылган.

Соңгы вакытта мин еш кына балачагымны һәм мәктәп елларын искә алам, шул вакытларны бергә үткәргән кешеләрне хәтердә яңартам. Без инде кырык яшьне уздык, һәм шушы арада һәркем үз эшен тапты гына түгел, бу юлда зур уңышларга да иреште, ахры. Хәзер бер-береңнең казанышлары турында горурланып сөйләргә була.

Газета укучыларны үзем белән бер мәктәптә, бары тик параллель сыйныфта укыган Динара Хәйруллина (кыз чактагы фамилиясе) белән таныштырырга телим. Ул гомеренең 23 елын армиядә хезмәт итүгә багышлады, хәрби эш – аның өчен һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше икәнен исбатлады.
 
Юл башы 

Динараның әнисе Венера Хәйруллина кайчандыр сак бүлегендә эшләгән. Бервакыт ул Казанда батальон оештырылуы турында белдерү күреп алып, шунда хезмәт итәргә була. Ул чагында Динара Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында “Хокук белеме” белгечлеге буенча укый, киләчәктә милициядә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор хезмәтен башкару турында хыяллана. Әмма язмыш аның тормышын башкача хәл итә: әнисе ялга кайткач, Динараны үзе белән алып китә. 

Шулай итеп, кыз бик яшь чагыннан ук хәрбиләр тормышы белән яши башлый. Егерме хатын-кыз, бер гаилә булып, палаткаларда торган вакытлары әле дә аның хәтерендә. Ә анда су да, уңайлыклар да юк, мич янында җылыналар... Ләкин бу кырыс шартларда да кешеләр бер-берсенә ярдәм итә, хөрмәт күрсәтә.
 


Тәҗрибә мәктәбе

Венера ханым армиягә 2000 елның июнендә алына. Аларның Идел буе округында оешкан батальонны шунда ук эшелон белән Чечен тигезлегендәге Урыс-Мартанга озаталар. Алда әйтелгәнчә, бик кырыс шартларда хезмәт итәләр. Анда аларга бик авырга туры килә: атышлар, палаткада эшләү, мич ягып җылыту. Хәтта эчәргә су, тукланырга ризык җитмәгән чаклар да була. Хәрби тәэмин ителеш тә начар, автоматларын карават астына салып йоклыйлар.
Батальон 800 хәрбидән тора, ә финанс хезмәтендә нибары өч кеше: начальник, аның ярдәмчесе һәм кассир. Венера Хәйруллина финанс хезмәте начальнигы ярдәмчесе вазыйфасын башкара, әмма кайберәүләрнең киеренкелектән сәламәтлекләре белән проблемалар башлангач, бөтен җаваплылык аның җилкәсенә төшә: хезмәт хакы исәпләү, акча тарату, Грозныйга финанслар алырга бару... Ә аннан вертолетта кайту – үзе зур сынау була.
 – Кайвакыт, берәр оешмага килгәч, анда гади генә сорауга да җавап бирә алмауларына гаҗәпләнәм. Мин ул вакытта ничек барысына да өлгергәнмен икән? – ди Венера Хәйруллина.
 
Алдагы хезмәт: Аргуннан Шатойга кадәр

Чираттагы хезмәт итү урыны Аргундагы хәрби комендатура була.

 – Анда бераз җиңелрәк иде. Аннары – Шатой тауларындагы часть. Эш урыны – блиндажда. Ут юк, бары тик көн яктысы гына, – дип сөйли Венера ханым. – Ярый әле, компьютерлар эшләде. Аргун тарлавыгында яз-көз айларында ишелүләр күп булганлыктан, аннан чыгу мөмкин түгел. 

Ләкин шундый кырыс шартларда да ныклы дуслык “туа”. Быел аның беренче часте оешуга 25 ел тулган. Һәлак булган хезмәттәшләре – ике санитарка истәлегенә ветераннар Оренбургта очрашу оештырганнар.
 
Яңа этап: ире янындагы хезмәт

Чечняда биш ел булганнан соң, Динара ире артыннан ул хезмәт итә торган Ростов өлкәсенә китә. 

– Хәрби һөнәре хатын-кыз өчен түгел. Ләкин мин үз хезмәтемне җылы итеп искә алам. Утыз градуслы салкында, җәйге эсседә берцыда басып торасың. Сине сафка тезелү, тревога яисә атулардан да азат итмиләр – яңгыр коеп явамы, көчле җил чыкканмы, алар да әһәмиятле түгел. Боларның барысына да түзәр өчен үз эшеңне чын-чынлап яратырга кирәк. Һәм мин армиягә гашыйк. Ул – тормышымның бер өлеше, – ди Динара. – Солдатларның марш йөрүләрен күргәндә, күңелем белән аларга кушылам, аякларым да үзеннән-үзе атлап китәр төсле тоела. Россия гимнын тыңлаганда көчле дулкынлану кичерәм, хәтта елап җибәрәм. Әлеге күз яшьләре минем өчен – Ватанга карата горурлык һәм мәхәббәт билгеләре.
 

Гаилә тормышы

Ире белән бергә Чечняга барганда алар өлкән уллары Артемны да ала. Балага нибары ике яшь була. Малай шул вакытта ук уенчык автомат кочаклап йоклый һәм хәвеф сигналлары турында белә. Геннар үзенекен итә: гаиләнең ике улы да хәрби юнәлешне сайлый. Артемга хәзер – 23 яшь. Ул Санкт-Петербургтагы Советлар Союзы маршалы Семен Буденный исемендәге Кызыл Байрак хәрби элемтә академиясенең дүртенче курсында белем ала. Быел Невск проспектында Җиңү көне хөрмәтенә уздырылган парадта катнаша. 

– Без ирем белән Петербургка кайту өчен махсус отпуск алдык, – дип сөйли Динара. – Балалар белән очрашасы, улыбызның сафта атлап йөрүен дә күрәсебез килде. 

Кече уллары Алексей шулай ук хәрби юлдан китә – Санкт-Петербургтагы милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте Хәрби Академиясенә укырга керә. 

 – Тамырлар үзенә тарта, дип юкка гына әйтмиләр. Олы улыбыз кечкенәдән хәрби булу турында хыялланса да, кечесе башта Мәскәүдә укырга теләде, әмма аны да язмыш җилләре абыйсы янына алып килде. Безнең анда хәзер фатирыбыз бар, – ди Динара. 

Язмам героеның кызы Алинә Кукмара 3нче урта мәктәбенең алтынчы сыйныфында укый. Аны Динараның әнисе тәрбияли. 

 – Быел безнең гаилә илебез өчен мөһим бәйрәм – Санкт-Петербургта узган Җиңү парадында символик рәвештә яңадан кушылды, барыбыз бергә җыелдык, – ди хәрби. – Без ирем белән улларыбыз янына кайттык, әни исә кызыбызны алып килде. 
 

Бабамның бабасы: нәселдәге беренче герой

Динараның әнисе ягыннан бабасының әтисе – Хәйрулин Зиннур Кадыйр улы 1905 елда Олыяз авылында туа. Сугышка кадәр ул милициядә атлы тәртип сакчысы булып хезмәт итә. 1930 елда гаилә корып, тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерә. Әмма сугыш башлану белән тыныч тормыш өзелә.

Ул, беренчеләрдән булып, 54нче армия составында фронтка китә. Аның подразделениесе Волхов янындагы Валимский рубежында – Совет солдатларының гаҗәеп тырышлык бәрабәренә фашист гаскәрләрен туктаткан урында сугыша. Бу канлы бәрелештә Зиннур Хәйруллин каты яралана һәм Волхов шәһәре госпиталендә бакыйлыкка күчә. Аңа бу вакытта нибары 36 яшь була.
 
Ире: офицер, герой

Динараның ире Андрей, майор дәрәҗәсенә җитеп, 26 ел гомерен армиягә багышлаган. Пенсиягә чыккач та ул илдә барган вакыйгалардан читтә кала алмый һәм, үз теләге белән, махсус хәрби операциягә китеп, “Барс-18” отрядына кушыла, анда рота белән командалык итә. Динара да айга ике тапкыр ире янына алгы сызыкка бара. Андрей сугышта яралана, күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. 

23 ел хезмәт иткәннән соң, 2024 елның сентябрендә Динара эштән китә. Шулай да хәрби юнәлешне ташламый. 2024 елның ноябреннән ире белән “Барс-Сармат”та хезмәт итә. Алты ай радиоэлектрон көрәш һәм пилотсыз очу аппаратлары склады башлыгы булып тора, ә аннары офицер вазыйфасына күчә.

Хезмәт еллары өчен 1, 2 һәм 3 дәрәҗә медальләр, “Ирекле сугышчы” медале, “Запорожье өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән.
 
Иң зур теләк – тынычлык

– Бер генә теләгем бар – тынычлык, – ди Динара. – Мин моны матур сүзләр буларак кына түгел, ә сугышны үз күзләре белән күргән хәрби буларак әйтәм. 

Ирен “кайнар нокта”ларга озатканын, үзенең ядрәләр уты астында яшәгәнен искә төшергәндә сыйныфташымның тавышы калтырый. Ләкин борчулы чынбарлыкта горурлык өчен дә урын бар. Гаилә традициясен дәвам итүче уллары, бүген дә алгы сызыкта булган тормыш иптәше, Ленинград өчен гомерен биргән бабасы – Динараның иң зур горурлыгы. 
 
Динарага шушы көннәрдә “Тугры хезмәте өчен” медале тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев