«Чулман таңнары»: Кукмара музыка мәктәбе укучылары республика конкурсында җиңү яулады
Әлеге бәйге дүртенче мәртәбә оештырыла.
Түбән Камада татар музыка сәнгатенең «Чулман таңнары» республика конкурсы узды. Әлеге бәйге дүртенче мәртәбә оештырыла.
Анда Кукмара музыка мәктәбенең тынлы һәм кыллы уен кораллары бүлекләрендә шөгыльләнүче укучылары катнашты.
Балалар тынлы оркестры һәм «Viva» скрипка ансамбле «Тынлы оркестр» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар.
Кукмара музыка мәктәбенең бу җиңүе, һичшиксез, район өчен зур горурлык.

«Чулман таңнары» кебек республика дәрәҗәсендәге бәйгеләр – яшь талантларны ачу, аларның осталыкларын үстерү һәм татар милли музыка сәнгатен пропагандалау өчен зур мөмкинлек.
Фото: район мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев