Быел Татарстанда котыру авыруының 23 очрагы теркәлгән
Соңгы яңалыклар

Быел Татарстанда котыру авыруының 23 очрагы теркәлгән

Барлык йорт хайваннары да вакцинацияләнгән булырга тиеш!

2025 елда Татарстан Республикасының 13 районында котыру авыруының 23 очрагы теркәлгән. Шулай ук күрше районнарда да котыру авыруы теркәлгән очраклар бар. Котыру вирусының республикада таралуын аңларга кирәк, ул, нигездә, кыргый җәнлекләрдә була. Шуңа күрә барлык йорт хайваннары вакцинацияләнгән булырга тиеш!

Әгәр эт-мәче тешләнсә, хуҗа, һичшиксез, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә бурычлы. Аннары хайваннарны 10 көн дәвамында күзәтеп торуы сорала.

Районда этләргә әле электрон чип куелып бетмәгән һәм шуңа бәйле рәвештә вакцинацияләнмәгән. Төп чаралар кыска вакыт эчендә этләргә электрон чип куйдырту һәм вакцинацияләүгә юнәлдерелгән.

Этләргә электронный чип кую һәм вакцинацияләү Кукмара шәһәре, Чернышевский урамы, 4нче йорт адресы буенча эшләнә.

Кукмара районы ветеринария берләшмәсе

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

 


Нет комментариев