Бүләк сайлаган зур йөрәкле сабый
Күп әйберләр әйтеп карады кибетче. Ә бу “егет” юк та, юк ди.
Кичен урамга йөрергә чыккач, үзебезнең тирәдәге кибетләргә дә кергәлибез.
Беркөнне балалар бакчасы яшендәге ир бала кибетчегә әйтә: “Апа, минем әнигә һәм әбиемә 8 Мартка бүләк бирегез әле”, – ди. Кибетче аның ничә сум акчасы барлыгы белән кызыксынды. Бер мең сум акчасы бар икән үзенең. Алга таба кибетче белән шундыйрак диалог төзелде.
– Сиңа ни бирик соң?
– Белмим.
– Сөлгеләр биримме?
– Мин сөлге бүләк иттем инде.
Күп әйберләр әйтеп карады кибетче. Ә бу “егет” юк та, юк ди. Кибетче: “Энем, яныма кер, үзең кара, ни кирәк – шуны ал”, – диде.
Ә минем вакытым күп иде, ашыкмыйм да, аңа ни дә булса алырга булыша башладым.
– Менә нинди матур ипи савыты, ал шуны, – дидем.
– Безнең бар ул, – ди.
Ни күрсәтсәң дә, безнеке бар, дип җавап бирә.
Шампунь, сабын, матур савыт-саба, оекбашлар да кирәк булмады. Озакламый кибетнең азык-төлек сата торган ягына чыгып сайлый башладык.
– Әбиең чәй яратамы?
– Әйе, әнә теге матур чәйне алыйк.
– Хөрмә җимешен яратамы әбиең?
– Ярата.
– Әниең ни ярата соң?
– Сагыз.
Кибетче ике сагыз бирде. Ул гына әниеңә аз була бит, конфет та ал, дибез. Кибетче төрле тәмле конфетларны салып бирде.
– Минем әни чәчәк тә ярата, – ди яшь сатып алучы.
– Чәчәкләр монда сатылмый, алар бик кыйммәт тора, синең акчаң да җитми, – дибез. – Чәчәкне әтиең бүләк итәр инде.
– Минем әти юк шул, үлде, – диде дә сабый, әйбер сайлап алуына сөенеп, өенә таба йөгерде.
Шул чагында йөрәкнең ничек сыкранганын белсәгез иде. Артыннан нинди тәрбияле бала, күз тимәсен, моннан бик шәп ир-егет үсәчәк, дип карап калдык. Ул бит әле кечкенә сабый, ә үзе зурларча фикер йөртә белә, дип гаҗәпләндек. Мин дә ул балага әйбер сайларга булышуыма сөенеп, өемә таба юл алдым.
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев