Бүген, 19 ноябрьдә, Мәүлид бәйрәме
Бүген Мәүлид бәйрәме. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән.
- Мәүлид кичәсе – зур әһәмияткә ия олуг көн. Бу көнне Рәсүлебезгә салаватлар әйтергә кирәк. «Әллаһүммә салли галә мүхәммәдин вә галә әли мүхәммәд”дип, кеше бер генә тапкыр укыса да, Аллаһы Тәгалә шул кешегә ун тапкыр укыр, догаларыгызны кабул итәр, бәрәкәт-уңышларыгызны бирер, ди. Шуңа күрә шушы Мәүлидләрне мөмкин кадәр күбрәк салават әйтеп, изгелекләр кылып, хәер-сәдакалар биреп уздырыйк.
Мәүлид ае 9 ноябрьдән башланды, 7 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу дәвердә Мәүлид ашлары уздыру бик саваплы.
Источник: http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/bgen-19-noyabrd-mlid-byrme
фото Эльвиры Мубаракшиной
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев