Березнякта якташыбыз Марзия Мухинага багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Кичә җылы атмосферада үтте, тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
Березняк мәдәният йортында якташыбыз Марзия Гаяз кызы Мухинага багышланган «Талантлы син, кеше туганым, сәләтле син һәрбер иҗатка» исемле әдәби-музыкаль кичә узды.
Марзия Гаяз кызы гомеренең 35 елын Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә югары категорияле шәфкать туташы булып хезмәт итүгә багышлый. Аның күпьеллык намуслы хезмәте югары бәяләнә: 1986 елда СССР Югары Совет Президиумы указы белән «Хезмәттәге фидакарьлек өчен» медале белән бүләкләнә, ә 2005 елда Россия Федерациясе президенты указы нигезендә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медаленә лаек була. Шулай ук ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Почетлы ветеран» исемен йөртә.

Актив тормыш позициясе белән аерылып торган Марзия Гаяз кызы яшьлек рухын саклап кала белгән шәхес. Лаеклы ялга чыккач та, ул иҗаттан аерылмый, шигърият дөньясында яши. Аның сүзләренә язылган ике дистәдән артык җыр бүген радио һәм телевидение аша яңгырый, сәхнәләрдә танылган артистлар тарафыннан башкарыла.
Кичәгә хөрмәтле кунаклар — Березняк җирлеге башлыгы Р.Ф. Шарипов, Кукмара районы хакимияте башлыгы киңәшчесе Р.А. Каримуллина, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Р.Р. Тимергалиев, Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсе ревматология бүлеге мөдире Р.Г. Мухина, «Ирек мәйданы» газетасының баш редактор урынбасары Ч.И. Галиева, Кукмара районы китапханәләр системасы директоры Р.Х. Касимова һәм башкалар катнашты.

Чараны оештыруда Харис Вагапов исемендәге Березняк төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары, шулай ук мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балалар һәм апалар актив катнашты.

Кичә җылы атмосферада үтте, тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев