Бәхетле мизгелләр алдыннан: Кукмарада йөкле хатын-кызларның бәйрәме узды
Соңгы яңалыклар

Бәхетле мизгелләр алдыннан: Кукмарада йөкле хатын-кызларның бәйрәме узды

Бала көтү — гаилә тормышындагы иң җаваплы һәм иң бәхетле чорларның берсе.

Күңелле кичә

7 октябрь — Йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан район үзәк дәваханәсендә матур һәм җылы очрашу узды. Әлеге чарага ана булырга әзерләнүче булачак әниләр чакырылды.

Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район үзәк дәваханәсе табиблары, медицина хезмәткәрләре һәм башкалар сәламләде.

— Кадерле булачак әниләр! Бүгенге көн — сезнең өчен аеруча матур һәм истәлекле чор турында сөйләшү өчен бер сәбәп. Ана булу — хатын-кыз тормышындагы иң зур бәхетләрнең берсе. Сез хәзер сабыйларыгызны көтеп, күңелләрегездә иң матур хисләрне кичерәсез. Алда сезне зур җаваплылык, шул ук вакытта кабатланмас бәхетле мизгелләр көтә. Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык телим. Сабыйларыгыз исән-сау булып дөньяга килсен, өйләрегезне балаларның шат авазлары бизәсен. Һәр гаиләдә мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бәхет хөкем сөрсен! — дип, булачак әниләрне ихлас күңелдән котлады Айгөл Багаманова.

Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова сәламләде.
Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова сәламләде.

Очрашу барышында табиблар булачак әниләргә йөклелек чорында сәламәтлекне саклау, дөрес туклану, бала табуга әзерлек һәм сабыйны беренче көннәреннән тәрбияләү турында файдалы киңәшләрен җиткерде. Белгечләр белән аралашу, борчыган сорауларга җавап алу булачак әниләр өчен аеруча әһәмиятле булды.

Бәйрәм кунаклары

Чараны тагын да ямьләндереп, музыка мәктәбе һәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җыр-моңнарын бүләк итте. Бәйрәмнең төп геройларына чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәмнең төп геройларына чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Булачак әниләргә чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Зур Кукмара авылыннан Миләүшә Сабирова да әлеге очрашуда катнашты. Ул тормыш иптәше Дамир белән беренче балаларын көтә. Сабыйларының дөньяга аваз салуына санаулы көннәр генә калып бара.

— Безнең өчен бу бик дулкынландыргыч һәм җаваплы чор. Беренче тапкыр әти-әни булырга әзерләнәбез. Бүгенге очрашу бик ошады. Безгә матур теләкләр җиткерүләре, табибларның файдалы киңәшләре, бүләкләр һәм игътибар күрсәтүләре күңелдә җылы хисләр калдырды. Безне онытмыйча, шундый матур чарага чакырганнары өчен рәхмәт, — диде Миләүшә.

Очрашу ахырында кунаклар чәй өстәле артында җылы аралашты, үзләренең уй-хисләре белән уртаклашты. Бала көтү — гаилә тормышындагы иң җаваплы һәм иң бәхетле чорларның берсе.

Әлеге матур очрашу булачак әниләргә күтәренке кәеф, күңел җылысы һәм онытылмаслык тәэсирләр бүләк итсен. Иң мөһиме — һәр сабыйның исән-сау булып дөньяга килүен, ә әниләрнең бәхетле мизгелләрен сау-сәламәт каршы алуын телисе генә кала.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев