Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Банклар Россия кешеләренә мошенникларга күчергән акчаларын кире кайтара башлаячак

Россиядә мошенниклар турындагы махсус база барлыкка киләчәк, ул оператив рәвештә тулыланып торачак.

Россия банклары алдау операцияләрен туктата башлаячак һәм клиентлары җинаятьчеләргә күчергән акчаны кире кайтарачак. «Милли түләү системасы турында»гы законга төзәтмәләр кертә торган проект турында тулырак Дәүләт Думасының телеграм-каналы сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

Закон проекты парламентның түбән палатасында өченче укылышны узды. Аның ярдәмендә Россиядә мошенниклар турындагы махсус база барлыкка киләчәк, ул оператив рәвештә тулыланып торачак. Банклар кирәк булган вакытта аны карый алачак.

Акча күчерелгәнче үк операцияләр мошенниклык билгеләре буенча тикшереләчәк, бу вакытта клиентның акча күчерүгә ризалык бирү яки бирмәве, акчаның алдау юлы белән алынмаган булуы өйрәнеләчәк. Тикшерү ике яктан – түләүче һәм алучы ягыннан да алып барылачак.

«Әгәр банк, операциянең мошенникларныкы булуы турында базадан мәгълүмат алса, барыбер акча күчерә икән, ул бу акчаларны тулы күләмдә кайтарырга тиеш булачак. Моның өчен клиент гариза биргәннән соң 30 көн бирелә, ә илдән читтә ясалган күчерүдә – 60 көн», – дип аңлаттылар Думада.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев