Арпаяз авылыннан чыккан батыр турында
Без аның батырлыгы белән горурланабыз, ул безнең хәтерләрдә яши.
Карт әбиемнең абыйсы — Нәҗипов Габдерәкыйп Нәҗип улы — 1926 елда Арпаяз авылында туа. 1933 елда авыл башлангыч мәктәбенә укырга керә.
Мәктәпне тәмамлагач, ул колхозда тракторда эшли башлый. 1943 елда 17 яше яңа тулган Габдерәкыйп абыйны Бөек Ватан сугышына алалар. Белоруссиянең Орша шәһәре янындагы сугышларда яраланып, аңа ике ай тирәсе госпитальдә ятарга туры килә. Аннан чыккач, Украинадагы сугышларда катнаша. 1945 елда, фашистлар Германиясен җиңеп, 1950 елда авылыбызга исән-имин әйләнеп кайта. Сугыштан соң, ул яңадан колхозда машина-трактор паркында эшли башлый. Озак та тормый, Пычак авылы кызы Наилә апага өйләнә. Аның белән 4 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Габдерәкыйп абый колхоздан лаеклы ялга чыга. 1996 елның 16 июнендә вафат була. Без аның батырлыгы белән горурланабыз, ул безнең хәтерләрдә яши.
Муса ХӘКИМОВ,
5 сыйныф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев