Арпаяз авылыннан Бибирауза Габдрахманова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Тормыш иптәше Габдулла белән 2 малай, 3 кызга гомер бирәләр.
Бүген Арпаяз авылында гомер итүче Бибирауза Габдрахманова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга дип район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков, туганнары, балалары, оныклары килде.
Бибирауза Гыйльмулла кызы 1929 елның 29 ноябрендә Арпаяз авылында бишенче бала булып дөньяга аваз салган. Үсмер чагы авыр сугыш чорына, ә яшьлеге сугыштан соңгы илне торгызу елларына туры килгән аның. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам иткән. Шул авылда бригадир булып эшләүче Габдулла Бибираузага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
— Мин әниегезне яшүсмер чагыннан ук беләм. Шул вакыттан ук күзем төшеп йөрдем, инде очрашып йөри башлагач, миңа кияүгә чыгасыңмы дип кулын сорадым, ди иде әти, — дип искә алды Кукмарада яшәүче кызы Сәлимә.
Кызның ризалыгын алгач, матур итеп тормыш корып җибәрәләр алар. Иңне-иңгә куеп яшиләр, 2 малай, 3 кызга гомер бирәләр. Габдулла абый колхозда бригадир, Бибирауза апа башта авылда хат ташучы булып, соңрак колхозда эшли.
— Әни гомер буе тырыш булды, физик хезмәттән бер дә тартынмады. Әле дә ул ирек бирсәң, нәрсә дә булса эшләргә генә тора. Үзебезгә кунакка алып барсак та, шаяртып, әни, әйдә бездә эш эшләрсең, казлар, үрдәкләр чаласы бар, булышырсың дип алып китәбез, — дип дәвам итә юбилярның кызы.
Бибирауза апа озак яшәүнең серен дә хәрәкәттә, ди.
-Эштән бер дә курыкмадым. Нинди генә хезмәтне башкарсам да, җиренә җиткереп эшләргә тырыштым. Аннан соң заманасы да тик ята торган түгел иде шул, — дип яшь чакларын искә төшереп алды ул.
Бибирауза Габдрахманова бүгенге көндә бик бәхетле: биш баласы янына 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Арпаяз авылында улы Гыйльфан, килене Язилә тәрбиясендә гомер кичерә.
Сөбханалла, кулына тотып гәҗит, китап укый, дөнья хәлләреннән хәбәрдар, онык-оныкчыкларының тормышы белән кызыксына. Без киткәндә дә: "Бик олылап килгәнсез, бүләкләрегез өчен зур рәхмәт, соңрак дога кылырмын, — дип, яхшы теләкләрен тели-тели озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев