“Әкияттә кунакта”: күршеләрне берләштергән кышкы карнавал
Әлеге чара район Мәдәният йортының республика грантын отуы нәтиҗәсендә тормышка ашырылды.
Кукмарада күршеләрне берләштерүче, җылылык һәм шатлык өләшүче матур бәйрәм узды. "Күрше" фестивале республика грантының кышкы сезоны кысаларында Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамындагы 6, 8 һәм 10нчы йортлар ишегалдында “Әкияттә кунакта” исемле карнавал оештырылды.

Әлеге чара район Мәдәният йортының республика грантын отуы нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Бәйрәм күршеләрне бер мәйданга җыеп, аларга аралашу, ял итү, милли рухны тою мөмкинлеге тудырды. Ишегалдында кайнар чәй, хуш исле коймаклар, тәмле пылау белән сыйлану, ихлас сөйләшүләр, балалар көлүе бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.
- Бүген район Мәдәният йорты ярдәме белән безнең территориядә шундый матур, күңелле чара уза. Бәйрәм бик ошый, кешеләр аралаша, таныша, бер-берсенә якыная. Мондый чаралар халыкны берләштерә, күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыта. Алар ешрак оештырылсын иде, - дип, фикерләре белән уртаклашты “Нур Баян” иҗтимагый үзидарәсе рәисе Раулә Самерханова.
Карнавал театральләштерелгән тамаша белән башланып китте һәм бәйрәм дәвамында традицион халык уеннары, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды. Балалар да, олылар да төрле уеннарда теләп катнашты, милли көйләргә кушылып биеде, җырлады. Ә чараның күңелле, дәртле рухын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган алып баручы, “Риваять” ансамбле солисты Илмир Ямалов тудырды. Ул тамашачыларны үзенең харизмасы, юморы, ихласлыгы белән җәлеп итеп, бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.

- Чараның төп асылы - балаларга милли мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне җиткерү. Мәсәлән, киез итек - без киеп үскән буын өчен гадәти әйбер, ә бүгенге балалар өчен ул инде яңалык булырга мөмкин. Мондый бәйрәмнәр аша без аларга милли киемнәребез, бизәкләребез, традицияләребез, халык уеннары, җыр-биюләребез барлыгын күрсәтәбез, аңлатабыз. Бу - бик мөһим һәм кирәкле эш, - дип билгеләп үтте Илмир Ямалов.

“Әкияттә кунакта” ишегалды карнавалы күршеләрне тагын да якынайтып, балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте, ә өлкәннәр өчен яшьлек хатирәләрен яңартты. Милли рух, дуслык һәм бердәмлек хөкем сөргән әлеге бәйрәм Кукмара халкы күңелендә озак сакланыр, дип ышанырга кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев