Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Адай авылында хоккей сөючеләр арасында турнир узды

Бүген, 14 гыйнварда, Адай авылында ел саен үткәрелеп килүче хоккей турниры узды.

Быелгы ярышка Кукмара, Саба һәм Балтач районнарыннан 6 команда җыйналды.
Көн салкын булуга карамастан, уен бик кызу барды. Турнир вакытында җанатарларга һәм уенчыларга пылау, кайнар чәй һәм коймак тәкьдим ителгән иде. Барлык командалар да җиңү өчен барлык көчләрен куйдылар. Ләкин кубокка ия булучы берәү генә була. Һәм быел ул - Аш-Буҗи командасы. Икенче урынга исә турнир хуҗалары, ә өченче урынга мишәбашлылар лаек булды.
Бүгенге көндә авылларда хоккей турнирлары узу матур традициягә әверелде. Шунысы сөендерә: бу уеннар яшьләрне генә түгел, ә ветераннарны да үзенә җәлеп итә һәм спортка янәдән мәхәббәт уята.
Миләүшә Хаҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев