«Ә безнең ишегалдында-2026» бәйгесе: 10 финалист арасында Кукмара районыннан Рәйханә Степанова да бар
Тавыш бирүнең финал этабы 3-8 февральдә кадәр «Татар-информ» агентлыгы сайтында узачак, шуннан соң өч җиңүче игълан ителәчәк.
Татарстанда «Татар-информ» агентлыгы үткәрә торган «Ә безнең ишегалдында-2026» конкурсында тавыш бирүнең беренче этабы тәмамланды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 10 эш сайлап алынды, алар финалга чыкты һәм проект призлары өчен көрәшне дәвам итәчәк. 40тан артык эш өчен 47 508 кеше тавыш биргән. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Финалга чыгучылар, шугалаклар, утлы инсталляцияләр, кардан ясалган тематик скульптуралар һәм чыршы шәһәрчекләрен дә кертеп, төрле бәйрәм композицияләре тәкъдим итте.
Финалга чыгучылар исемлегендә Кукмара районыннан Рәйханә Степанова да бар.
Тавышлар саны буенча финалга үтүчеләр:
1. Каратун икмәк кабул итү пункты бистәсе, Апас районы — 3 040 тавыш
2. Якты Күл, Зәй районы — 3 075 тавыш
3. Шигали авылы, Биектау районы — 3 129 тавыш
4. Кукмара, Кукмара районы (2), Рәйхана Степанова — 3 132 тавыш
5. Хансүәр, Баулы районы — 3 545 тавыш
6. Казан (2), «Лето» торак комплексы, Ләйсән Низамиева — 3 650 тавыш
7. Покровский Урустамак, Баулы районы — 3 713 тавыш
8. Илнәт, Менделеевск районы — 4 410 тавыш
9. Түбән Кама, Кайманов урамы, 11 — 4 437 тавыш
10. Кече Чынлы, Чүпрәле районы (2), Хафизовлар гаиләсе — 4 550 тавыш
Тавыш бирүнең финал этабы 3-8 февральдә кадәр «Татар-информ» агентлыгы сайтында узачак, шуннан соң өч җиңүче игълан ителәчәк. Аларны акчалата бүләкләр көтә.
Фото: «Татар-информ» МА
Видео: Рәйханә Степанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев