Шушы еллар дәвамында аның сыйныф бүлмәсеннән күпме укучы узган, күпме бала математика фәненең серләренә төшенгән, үзенә кирәкле белем һәм тормыш тәҗрибәсе алган.
38 ел математика дөньясына юл ачучы
Ядегәр урта мәктәбенең математика фәне укытучысы Гөлсинә Фәйзрахманова өчен әлеге белем йорты эш урыны гына түгел, ә 38 еллык тормыш юлының аерылгысыз өлеше.
Шушы еллар дәвамында аның сыйныф бүлмәсеннән күпме укучы узган, күпме бала математика фәненең серләренә төшенгән, үзенә кирәкле белем һәм тормыш тәҗрибәсе алган.
Укытучы булу – балачактан килгән хыял
Язмам герое тумышы белән Саба районының Килдебәк авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Югары белем алган дипломлы белгеч хезмәт юлын Завод-Нырты мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Анда ике ел эшләгәч, яшь мөгаллимә райондашыбызга тормышка чыга һәм аны язмыш җилләре Ядегәр авылына алып килә.
– Әнием укытучы иде. Шуңа күрә кечкенәдән әлеге һөнәрнең нечкәлекләрен, кызыклы һәм шул ук вакытта авыр якларын белеп үстем. Гомер буе шофер булып эшләгән әтием башта минем укытучы булу теләгемне бик өнәмәсә дә, соңыннан ризалашты. “Математиканы сайла. Ул – тормышта иң кирәкле фән”, – диде.
Мәктәпкә практика үтәргә килгән студентлар белән аралашу, бергәләп математика атналыклары, төрле кичәләр оештыру әлеге фәнгә тагын да якынайтты, – дип истәлекләре белән уртаклашты Гөлсинә Зөфәр кызы. – Ядегәр мәктәбендә миңа 6нчы сыйныфларны бирделәр. Алар белән бик тиз уртак тел таптык, матур гына эшләп киттек. Хәзер дә очрашканда ул вакытлардагы кызыклы мизгелләрне еш искә төшерәбез.
Заманча технологияләр – белемне ныгыту чарасы
Математика күпләр өчен катлаулы фән булып тоелса да, аны балаларга аңлаешлы һәм кызыклы итеп җиткерү – укытучының осталыгына бәйле. Дүрт дистә елга якын инде Гөлсинә Фәйзрахманова укучыларга саннар дөньясының серләрен ачарга тырыша.
– Әлеге фәнгә кызыксынуны кечкенә сыйныфлардан ук уяту мөһим. Мин шуңа күрә һәр дәрестә диярлек укучыларга тормыш белән бәйле, практик әһәмияткә ия кызыклы мәсьәләләр, олимпиада биремнәре тәкъдим итәргә тырышам. Шулай итеп, балалар математиканың көндәлек тормышта да кирәкле булуын аңлый башлый, – ди мөгаллимә. – Заманча технологияләрне дә дөрес һәм урынлы кулланганда, аларның файдасы зур. Электрон дәреслекләр, төрле методик кулланмаларның хәзер ниндие генә юк бит! Имтиханнарга әзерләнгәндә алардан еш файдаланабыз. Бу укучыларга материалны төрле юллар белән үзләштерергә, белемнәрен ныгытырга һәм үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирә.
Гөлсинә ханымның сүзләренчә, чыгарылыш сыйныф укучылары арасында математика юнәлешен сайлаучылар да шактый.
– Кайсы гына сыйныфны алма, һәрберсендә диярлек математиканы су кебек “эчүче” укучылар бар. Алар белән район күләмендәге, республика олимпиадаларында катнашабыз. Бер сыйныфтан өчәр призер булган еллар да хәтердә. Әлеге укучылар, әлбәттә, Бердәм дәүләт имтиханнарында да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бер елны 13 укучы белем алган сыйныфтан биш бала Казан милли тикшеренү техник университетына (КАИ) математика юнәлеше буенча укырга керде. Рузилә исемле укучым белән хәзер бер мәктәптә эшлибез, – ди Гөлсинә Зөфәр кызы. – Үз балаларым – кызым белән улым да мәктәптә яхшы билгеләргә укыды. Икесе дә олимпиадаларда җиңүләр яулады. Улым республика һәм Россия күләмендәге олимпиадаларда, математика конкурсларында катнашып, призлы урыннар алды.
Яшь укытучыларга киңәш
Әңгәмәдәшем, һөнәри тәҗрибәсенә таянып, яшь мөгаллимнәргә киңәшләрен дә җиткерде:
– Үз фәнегезне, укучыларны яратыгыз. Әмма үз балаларыгыз турында да онытмагыз, эш белән гаилә арасында алтын урталыкны табарга тырышыгыз. Тагын шунысы да бар: укучыларның, ата-аналарның рәхмәте – безнең хезмәткә бирелгән иң зур бәя.
Гөлсинә Фәйзрахманова – күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, “Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен” медаленә ия булган, һөнәри конкурсларда җиңүләр, грантлар яулаган югары квалификацион категорияле укытучы.
Нет комментариев