Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара баскетболчылары Түбән Новгородтан җиңү белән кайтты

Аларны күппрофильле лицейда сәламләделәр.

Районыбызның спортчы егетләре Түбән Новгород шәһәрендә узган «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының суперфиналында беренчелекне алды. Шушы көннәрдә аларны күппрофильле лицейда хөрмәтләделәр. Командадагы 11 егетнең тугызы – әлеге белем йортында, ә икесе беренче гимназиядә укый. Тренерлары – Руслан Шәймәрданов, Эдуард Васильев, Альмир Төхвәтуллин. 

...Лицей каршында, чын мәгънәсендә, бәйрәм иде: дәртле музыка, төрле төстәге шарлар тоткан балаларның сәламләве, «Чемпионнар үзебездә», «Ура! Котлыйбыз, горурланабыз!»  дигән лозунглар, йомшак уенчыклар, беренче сыйныфлар әзерләгән тәмле торт – боларның барысы да Кукмараның данын еракларга таныткан яшь чемпионнарга! Кызлар соң, кызлар... чират торып, егетләрдән автографлар ала. Башкача мөмкин дә түгел, ярышның зона, республика турларында беренчелекне яулап, Идел буе федераль округына чыккан, иң соңгы хәлиткеч уенда Санкт-Петербург командасының борынына чиертеп, 66:64 исәбе белән җиңүгә ирешүче, районга көтеп алынган Кубок белән кайтучы бит алар!

«Соңгы хәлиткеч секундларда егетләрнең ике очко белән алга ыргылуларын күрү, җанатарларның шат авазларын ишетү мизгелләрен сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел иде. Әле хәзер дә, ышанып җитмичә, кат-кат видеодан уен барышын карыйм, чын мәгънәсендә, рәхәтлек алам. Булдырдылар егетләр, искиткеч шәп уен күрсәттеләр. “КЭС-БАСКЕТ”та сигезенче елыбызны катнашабыз. Ниһаять, быел Кубоклы булдык, ВТБның Бердәм лигасы Суперкубогына юллама белән бүләкләндек. Финал алдыннан төннең ничек узганын үзем генә беләм. Санкт-Петербург егетләренең алдагы матчлардагы уен барышын, аларның һәр хәрәкәтен, ялгышларын, уңышларын яза-яза, ярты дәфтәр тулды. Иртә белән барысын да уртага салып сөйләштек, проблемалы моментларны кат-кат карадык. Юкка түгел. Егетләргә, теләктәшлек иткән мәктәп коллективына, әти-әниләргә, иганәчеләргә рәхмәтләрнең иң зурысын җиткерәм», - ди 1992 елдан башлап балаларны баскетбол серләренә төшендерүче тренер Руслан Шәймәрданов.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да үзенең видеокотлавын юллады.

«Егетләр, мин сезнең һәр җиңүегездән хәбәрдар булдым. Суперфинал вакытында да уңыш үзегезне ташламады. Киләчәктә дә шулай булсын. Алда имтиханнар көтә. Сынауларны да “бик яхшы” билгесенә тапшыруыгызга шигем юк», - диде якташыбыз.

Россия чемпионы титулына ия булган укучыларның дүртесе быел унберенче сыйныфны тәмамлый. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе аларга зур бүләк – уку йортының үзләре теләгән бүлегенә имтихансыз керү мөмкинлеге тудырган. 

Команда капитаны Илфар Садертинов – күппрофильле лицейның чыгарылыш укучысы. Баскетбол белән кечкенәдән шөгыльләнә икән, командага исә җиденче сыйныфтан кушылган.

«Суперфиналга иң көчле 16 команда чыккан иде. Уеннар бик киеренке барды. Әмма үзебезнең яхшы әзерлекле булуыбызны күрсәтә алдык. Тренерларның тырышлыгы зур булды. Җанатарларның: “Кукмара – алга, егетләр, булдырасыз”, - дигән сүзләре һаман да колакта яңгырый. Безгә көч өстәде алар. Чемпионнарга игътибар зур икән ул. Кызлар да хәзер безгә башка төрлерәк елмая. Әмма йолдызланырга вакыт юк, имтиханнар килеп җитте. Киләчәктә мин укуымны спорт юнәлешендә дәвам итәргә, баскетбол командасында уйнарга телим», - ди ул.

2007 елдан уздырылучы чемпионатның быелгы сезонында 850 меңнән артык укучы, Россиянең 68 төбәгеннән 12 меңгә якын команда көч сынашкан. Ә инде финалның иң яхшы уенчысы дип, Кукмара беренче гимназиясе укучысы Булат Хөрәмшин таныла. Баскетбол белән 7-8 сыйныфларда аеруча яхшылап, җитди итеп шөгыльләнә башлаган егет әлеге уеннар барышында икеләтелгән нәтиҗәләр күрсәтә. Аның исәбендә - 39 очко, 14 подбор (баскетболда иң мөһим элемент), 3 блок-шот (көндәшчегә тупны ату өчен юлны каплау). 

«Чемпион калырбыз дип күңел ышанмаган иде, мин һаман да шок хәлендә. Үземнең очколарым белән команданың җиңүенә өлеш керттем. Мин бик шатмын», - ди Булат.
 
Менә кемнәр ул чемпионнар: 

Руслан Фадеев, Данил Бакелев, Булат Газизҗанов, Даниил Павлов, Данияр Сәлимгәрәев, Булат Хөрәмшин, Әмир Шәрипов, Раил Шәймәрданов, Максим Воронин, Даниил Назаров,  Илфар Садертинов. 
 
Республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен команданың баш тренеры Шәймәрданов Руслан Рөстәм улына Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев