Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ведомстводан тыш сак идарәсенең Кукмара районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Сигнал бирүнең заманча чаралары һәм махсус әзерлекле хезмәткәрләр ярдәмендә идарә 240 объект, 99 фатир һәм шәхси йортларны саклыйбыз, шулай ук барлык мәгариф учреждениеләренең террорлыкка каршы иминлеген тәэмин итә.

Төнге сәгать уникеләр тирәсе... Күпләр өчен бу - җылы юрган астында, йомшак мендәр эченә чумып, изрәп йоклый торган вакыт. Тик менә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре, тәүлек дәвамында иминлек сагында торучы егетләр өчен генә түгел. Чөнки үзләренә беркетелгән сак объектыннан сигнал килеп ирешүгә, җинаятьләр турында хәбәр алынуга, алар тиз арада урынга чыгарга тиеш. Бу юлы да экипаж, санаулы минутлар эчендә җыенып, шәһәрнең Ленин урамындагы “Радмир” сәүдә комплексына юл ала...

 - Узган елның 28 сентябре иде ул. Машинадан яшен тизлегендә төштек тә объект территориясен төрле яктан күзәтә, ишекләрнең биклеме-юкмы икәнен тикшерә башладык. Тирә-юньдә тынлык, ул төнне хәтта җил дә исмәде, - ди язма герое, Россия милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсенең Кукмара районы буенча бүлекчәсенең өлкән полиция хезмәткәре Александр Яппаров. - Бер биш минуттан сәүдә комплексының янкорма түбәсендә аяк тавышлары ишетелмәсенме?! Эчке сизгерлек, уяулык безне ул чагында да сынатмады. Түбәдән сикереп төшеп качарга җыенган әлеге ир-егетне без, тоткарлау төркеме хезмәткәрләре, күз ачып йомганчы үз ятьмәбезгә эләктердек. Кибетнең беренче катында тәрәзә ватылган иде. Төнге “кунак”ның элегрәк тә хөкем ителгән 2000 елгы яшь егет булуы ачыкланды. 

Райондашыбызга “Законсыз рәвештә бинага үтеп кереп урлау” маддәсе буенча җинаять эше ачылды. 

...Александр Яппаров тумышы белән Иске Кенә авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бераз күмәк хуҗалыкта эшләп ала да армиягә китә, Казандагы хәрби частьларның берсенә җибәрелә. Райондашыбызны 2000 елда күңелләрдә мәңгелек яра калдырган икенче Чечен сугышы да читләп үтми.

- Үлем белән күзгә-күз очрашкан мизгелләр аз булмады, ул турыда хәтта искә алуы да кыен. Без – япь-яшь егетләр өчен бик зур сынау булды ул. Бәхеткә, хәрби бурычны үтәп, туган якка исән-сау кайта алдым, - ди Александр. – Армиядән соң милициягә эшкә керү өчен әзерләнә башладым, документлар тупладым. Иң элек Казандагы эчке эшләр бүлегенә урнаштым, бераздан Кукмарага күчеп, 15 ел дәвамында полиция шоферы булып эшләдем. Ә инде 2017 елдан мин ведомстводан тыш сак идарәсенең район бүлекчәсендә өлкән полиция хезмәткәре вазыйфасында. 

Куркыныч һәм шул ук вакытта гаять кирәкле һөнәрне сайлавына һич үкенми өч бала әтисе. Тормыш иптәше, әти-әнисе - аның иң якын киңәшче һәм сердәшчеләре.

- Кайтып күзләренә күренгәнче, минем өчен ут йотып торалар инде. Смена төгәлләнүгә үк үзем шалтыратып хәлләрен беләм, - ди ул. – Без үзебезнең карамактагы объектларны гына саклап калмыйбыз, ә тиешле маршрут буенча күзәтү эшләре алып барабыз, урамнардагы тәртипне саклыйбыз, мобиль төркемдә җинаять булган урыннарга да чыгабыз. Эш вакытында лаякыл исерекләр, үзләрен агрессив тотучылар, куркыныч җинаятьчеләр белән дә очрашырга туры килә. Катлаулы ситуацияләрдә югалып калмас өчен, әлбәттә, физик яктан яхшы әзерлекле булу, акыл белән эш итә белү осталыгы сорала. Бу турыда без яшь хезмәттәшләребезнең дә һәрчак исләренә төшереп торабыз.

Хезмәтебездә иң авыры – төнге якта эшләү, чөнки ул вакытта җинаятьчеләр активрак була, ди әңгәмәдәшем. Урлау-талау очракларының күбәюенә дә борчылуын белдерә ул. 

- Җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләр артты бит хәзер. Күбесе кырын эшнең кырык елдан соң да ачылуын аңламый. Рәшәткә артына эләккәч исләренә төшә дә, соң була шул, - ди өлкән полиция хезмәткәре. 

Александр Яппаровка хезмәт вакытында исерткеч эчемлекләр кулланган ир кешедән кулдан ясалган корал алганы өчен “Милиция отличнигы” исеме бирелә. Шулай ук аның күкрәген тырыш хезмәте өчен бирелгән медальләр дә бизи. 

Россия милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсенең Кукмара районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Марсель СӨЛӘЙМАНОВ:

-Сигнал бирүнең заманча чаралары һәм махсус әзерлекле хезмәткәрләр ярдәмендә без 240 объект, 99 фатир һәм шәхси йортларны саклыйбыз, шулай ук барлык мәгариф учреждениеләренең террорлыкка каршы иминлеген тәэмин итәбез.

Уртак тырышлык белән узган ел өч җинаять эше ачылды, административ хокук бозулар өчен – 28, эзләүдә булган 1 кеше тоткарланды. 

2021 елда Гали Дәүлиев исемендәге Кубокка һөнәри осталык буенча уздырылучы республика бәйгесендә дә сынатмадык - 30 подразделение арасында дүртенче урынга чыктык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев