Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Өйрән, улым, сөйләш татарча (шигъри мизгел)

(Татарстаннан читтә яшәүче оныгыма) Бер сүз әйтсәм үзебезнең телдә Аңламыйча карап торасың. Туган телне өйрәнергә кирәк, Син бит, улым, татар баласы. "Тәфтиләү"не, "Әллүки"не сиңа Ничек аңлатыйм соң башкача? Татар теле - безнең үз телебез, Өйрән, улым, сөйләш татарча. "Татар телен белү кирәк түгел, Яшим, дисең, сездән мин читтә". Кайда яшәсәң...

(Татарстаннан читтә яшәүче оныгыма)

Бер сүз әйтсәм үзебезнең телдә

Аңламыйча карап торасың.

Туган телне өйрәнергә кирәк,

Син бит, улым, татар баласы.

"Тәфтиләү"не, "Әллүки"не сиңа

Ничек аңлатыйм соң башкача?

Татар теле - безнең үз телебез,

Өйрән, улым, сөйләш татарча.

"Татар телен белү кирәк түгел,

Яшим, дисең, сездән мин читтә".

Кайда яшәсәң дә, туган телне

Өйрәнергә кирәк ничек тә!

Бел, Җәлилнең әсирлектә фашист

Бәйләсә дә аяк - кулларын,

Сыгылмаган шагыйрь, татарчалап

Үз телендә язган җырларын.

Туган телне хөрмәт итсәң генә

Хөрмәт итәр халык үзеңне.

Тукай, Такташ, Дәрдмәнд теле бит ул,

Өйрән, улым, туган телеңне.

Тукай теле! Бөтен дөнья укый

"Шүрәле"сен, "Китап", "Пар ат"ын.

Син дә укы! Татар теле булсын

Зур тормышта очар канатың.

Рус дусларың белән русча сөйләш,

Татар белән сөйләш татарча.

Дусларың да синең бик күп булыр

Һәрберсенең телен аңласаң.

Безнең татар - милләт җанлы халык,

Һәр күңелдә яши тукайлык.

Рус телендә син Пушкинны укы,

Ә татарча укы Тукайны!

Суфия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk