Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Язгы моң (шигъри мизгел)

Тузганаклар сары чәчәк атса, Күңелләрне сагыш-моң баса. Нигә икән ансын әйтә алмыйм... Яз җиткән бит җирдә, ләбаса. Сары төс ул - сары сагыш, диләр, Дөрес әйтелгәндер, мөгаен. Ул көннәрдә гел моңаеп йөрим, Язда да бар икән бит моң ае. Озак тормый, ләкин сары чәчкә Ак тузганак булып оча ул. Моңсулык...

Тузганаклар сары чәчәк атса,

Күңелләрне сагыш-моң баса.

Нигә икән ансын әйтә алмыйм...

Яз җиткән бит җирдә, ләбаса.

Сары төс ул - сары сагыш, диләр,

Дөрес әйтелгәндер, мөгаен.

Ул көннәрдә гел моңаеп йөрим,

Язда да бар икән бит моң ае.

Озак тормый, ләкин сары чәчкә

Ак тузганак булып оча ул.

Моңсулык та кинәт юкка чыга,

Шул мизгелдә генә сабыр бул.

Сары чәчкә беткәч, җир өстендә

Чәчәк ата башка чәчкәләр.

Тирә-якка матур төсләр өстәп,

Хуш исләрен җиргә чәчәләр,

Урман аланнары, су буйлары

Бизәнәләр төрле төсләргә.

Матурлык та кирәк адәм баласына

Яшәү өчен көч-дәрт өстәргә.

Хозурланып калыйк җәйнең шушы

Искитмәле күркәм мәленнән.

Озаккарак сузар идем шул халәтне,

Килсә әгәр минем хәлемнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk