Ашыйм дигән чагында Яшел кыяк янымда. Нигә җәйне көтәргә? Таптым мин, таптым җаен - Үсә суган түтәлдә, Тәрәзә төбе саен. Тик Кыш бабай бу эшне Ошатмый, шул тиешме? Ачу белән сызгырып, Өй артына килә дә, Кар бураны туздырып, Әллә ниләр сөйләнә. Их, үзе дә кыякның Бер тәмен белсә тагын, Суган...
Ашыйм дигән чагында
Яшел кыяк янымда.
Нигә җәйне көтәргә?
Таптым мин, таптым җаен -
Үсә суган түтәлдә,
Тәрәзә төбе саен.
Тик Кыш бабай бу эшне
Ошатмый, шул тиешме?
Ачу белән сызгырып,
Өй артына килә дә,
Кар бураны туздырып,
Әллә ниләр сөйләнә.
Их, үзе дә кыякның
Бер тәмен белсә тагын,
Суган үстерегез, диеп
Йөрер тәрәзә шакып.
1971
Нет комментариев