Татар идек...
Татар идек, әле кайчан гына, Богауларны өзеп атарлык... Инде кесәләрең капша да, әйт - Татарлыгың кая, татарым? Кайсы якка күчте кыйблаң синең... Кай дәфтәрдә дала әсәре? Болыт артындагы саргайган тап Кояшыңмы, башка нәрсәме? Горурлыгың кая, кая даның - Нәрсә кими бездә көннән-көн? "Я - татарин!" - дигән ишеләрдән Кимсенмисеңме син,...
Татар идек, әле кайчан гына,
Богауларны өзеп атарлык...
Инде кесәләрең капша да, әйт -
Татарлыгың кая, татарым?
Кайсы якка күчте кыйблаң синең...
Кай дәфтәрдә дала әсәре?
Болыт артындагы саргайган тап
Кояшыңмы, башка нәрсәме?
Горурлыгың кая, кая даның -
Нәрсә кими бездә көннән-көн?
"Я - татарин!" - дигән ишеләрдән
Кимсенмисеңме син, милләтем?..
Кол Шәрифтән тирә-юньгә багып,
Көчкә-көчкә сулап таш ара,
Ямансулый, әле кайчан гына
Татарныкы булган башкала...
Татар идек... "Без бит татар!" - дидек...
Бөек татар, дидек, билгеле...
Инде кесәләрең капша да, әйт -
Кояш батып килә түгелме?
Нишләдек һәм нәрсә булды безгә? -
Барыбыз да мескен, сынганнар...
...Юк, без күптән татар түгел инде,
Без нибары... татарсыманнар...
2016
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев