Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

ӘМАНӘТ

Тургайларын тыңлап кердем, Чиген бозып кердем авылның. Яратып кына, болай үз итеп Кадалганын тоям камылның. Үзем үскән җир. Яшеннәрен мин Үз йөрәгем аша үткәргән. Яшен генә түгел, давыллары Тургайларга кадәр күтәргән. Тургайларга кадәр күтәргән шул Сары чәчле авыл малаен. Монда ту да, имеш, читтә йөре, Юк, авылныкы булып каламын. Тургайларга...

Тургайларын тыңлап кердем,

Чиген бозып кердем авылның.

Яратып кына, болай үз итеп

Кадалганын тоям камылның.

Үзем үскән җир.

Яшеннәрен мин

Үз йөрәгем аша үткәргән.

Яшен генә түгел, давыллары

Тургайларга кадәр күтәргән.

Тургайларга кадәр күтәргән шул

Сары чәчле авыл малаен.

Монда ту да, имеш, читтә йөре,

Юк, авылныкы булып каламын.

Тургайларга җаным

Шәһәр күге бигрәк ят аңа.

Арышларсыз алар - үги бала,

Шушы җиргә ябышып яталар.

Туган җирне оныту гөнаһ булыр,

Бабайлардан калган әманәт.

Ничек онытыйм, тургайлар да, әнә,

Үз җиренә итми хыянәт.

1971

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев