Татарстанда ришвәтнең уртача күләме — 702 мең сум
Ришвәтчелек үсешенең төп сәбәбе ачыклана торган җинаятьләр структурасының үзгәрүенә бәйле.
Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Николай Герасимов сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
«Быел ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум. 2023 елда ришвәтнең уртача күләме 219 мең сум иде, 2024 елда — 377 мең сум. Бу өлешчә гомуми икътисадый вәзгыять, инфляция белән бәйле. Әмма үсешнең төп сәбәбе ачыклана торган җинаятьләр структурасының үзгәрүендә», — диде Николай Герасимов.
Ул билгеләп үткәнчә, ришвәтнең уртача күләме ачыкланган ришвәтләрнең гомуми суммасын эпизодлар санына бүлеп исәпләнә. Аның сүзләренчә, уртача күрсәткечнең үсүе эре коррупцион килешүләрне ачыклау буенча уңышлы эш алып бару турында сөйли.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев