Рөстәм Миңнеханов: Коррупцияне булдырмау юнәлешендәге эш һәр гражданның катнашуыннан башка мөмкин түгел
9 декабрь — Ришвәтчелеккә каршы халыкара көрәш көне.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«Хөрмәтле татарстанлылар! 9 декабрь — Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне. Чорыбызның иң төп афәтләреннән берсенә каршы көрәштә тырышлыкны берләштерү зарурилыгын искә төшерү мөмкинлеге биргән көн бу.
Ришвәтчелек тормышыбызның барлык өлкәләренә сизелерлек зыян китерә. Нәкъ менә шуңа күрә коррупциягә каршы көрәшү барлык дәрәҗәләрдәге дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Татарстан коррупциягә каршы гомумроссия көрәш системасына үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Коррупцияне булдырмау юнәлешендәге эш һәр гражданның актив катнашуыннан башка мөмкин түгел дип уйлыйм. Тырышлыкны берләштереп кенә, коррупциягә каршы көрәшүнең нәтиҗәле механизмнары белән беррәттән, ышаныч һәм җаваплылыкка нигезләнгән яңа үзара мөнәсәбәтләр культурасын да булдыра алачакбыз.
Татарстанның, намуслылык, гаделлек һәм законлылык принципларыннан чигенмәве нәтиҗәсендә, Россиянең динамикалы төстә үсүче терәк төбәкләреннән берсе буларак тоткан урынын ныгытып, алга таба да нык үсәчәгенә ышанам», — диелә Татарстан Республикасы Рәисенең мөрәҗәгатендә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев