Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Ришвәтчелеккә юл юк

Кукмарада коррупция һәм терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

Ике утырыш нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителде һәм җаваплы затларга район территориясендә иминлек һәм тотрыклылыкны ныгытуга юнәлдерелгән конкрет бурычлар куелды.

Районда куркынычсызлыкның төп юнәлешләре — коррупция һәм терроризмга каршы тору буенча эш нәтиҗәләре каралды. Район Советы бинасында узган комиссия утырышларында узган чордагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе профилактика чараларының нәтиҗәлелеген, бюджет акчаларын куллануны контрольдә тотуны һәм хокук саклау органнарының реакция актларын анализлауны карады. Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова коррупцияне профилактикалау буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Ә контроль-хисап палатасы рәисе Светлана Камалова бюджет акчаларын һәм муниципаль милекне нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту турында чыгыш ясады. Шулай ук күпфункцияле үзәкнең коррупция куркынычларын киметүгә керткән өлеше турында Кукмара филиалы җитәкчесе Лилия Минемуллина сөйләде, дәүләт хезмәтләренең ачыклыгы һәм һәркем өчен уңайлы булуының мөһимлеген ассызыклады.

Терроризмга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышында терроризмга каршы милли комитет күрсәтмәләрен тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм кешеләрне экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтү чаралары каралды.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фәләхетдинова башкарылган эшләр турында хисап ясады. Аеруча дини өлкәдә экстремизмны профилактикалауга игътибар бирелде. Бу мәсьәлә буенча район имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев һәм Рамил Нургалиев чыгыш ясады.

Ике утырыш нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителде һәм җаваплы затларга район территориясендә иминлек һәм тотрыклылыкны ныгытуга юнәлдерелгән конкрет бурычлар куелды.

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»; Илназ Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев