Кукмара 3нче урта мәктәбе укучысы: Җиңүгә ирешү өчен күп көч, сабырлык һәм тырышлык кирәк
Зөһрәдә ышаныч тудырып, һәрчак канатландырып торучы — аның проектлар җитәкчесе, өч дистә елга якын балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирүче Гүзәлия Хәсәнова.
Кукмара 3нче урта мәктәбенең чыгарылыш укучысы Зөһрә Мөхәррәмованың берьюлы ике республика проектында җиңү яулавын хәбәр иткән идек инде.
«Коррупциягә — юк» һәм «Россия патриотлары» бәйгеләрендә райондашыбыз беренче урыннарга чыкты. Активлыгы, тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән аерылып торган укучы шушы көннәрдә Бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы тапшырып бетерде.
— Мәктәп белән саубуллашыр вакытлар җитсә дә, күңелдә төрле хисләр. Бер яктан, алда яңа мөмкинлекләр, максатлар көтә, икенче яктан сыйныфташлар, укытучыларыбыз белән бәйле хатирәләр һәрвакыт кадерле булып калачак. Белем йортыбыз миңа тырышлык һәм җаваплылык хисе дә бирде. Республика бәйгеләрендә җиңү яулау хезмәтемнең юкка булмавын күрсәтте, — ди Зөһрә. — «Коррупциягә — юк!» конкурсында ике ел рәттән катнашып, эссе язган булсам да, быел гына тиешле нәтиҗәгә ирешә алдым. Хаталар өстендә эшләү, теманы тагын да тирәнрәк өйрәнү, үз-үземә таләпчән булу миңа зур ярдәм итте. Язманы мисаллар белән тулыландыру өчен дә шактый эзләнергә, мәгълүмат тупларга туры килде. Җиңүгә ирешү өчен күп көч, сабырлык һәм тырышлык соралды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә уза. Югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр кулыннан бүләкләр алу, үз адресына җылы сүзләр ишетү яшь кызда алга таба да яңадан-яңа үрләр яулау, үз өстендә тагын да ныграк эшләү теләге уяткан.
— Әлеге тантаналы чарадан соң без икенче бер проект өстендә эшли башладык. Россия ислам институты оештырган «Россия патриотлары» иҗади эшләр бәйгесендә мәктәп музеенда сакланган мәгълүматларны туплап, районда яшәүче тыл ветераннарының истәлекләрен тәкъдим иттем. Бу эш барышында ветераннарның язмышлары, сугыш елларындагы авыр хезмәтләре белән тирәнрәк таныштым. Аларның сабырлыгы, ныклыгы миндә соклану хисләре уятты, — ди Зөһрә. — Бу бәйгедә дә беренче урын яулау көтелмәгән зур куаныч булды.
Зөһрәдә ышаныч тудырып, һәрчак канатландырып торучы — аның проектлар җитәкчесе, өч дистә елга якын балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирүче Гүзәлия Хәсәнова.
— Төп максатым укыту гына түгел, укучыларым белән төрле бәйгеләрдә, проектларда да катнашу. Бу — минем иң яраткан юнәлешләремнең берсе, — ди Гүзәлия Габделнур кызы. — Иҗади эшләр вакытында балалар үзләрен яңача ача, анализ ясарга, фикерен дәлилләп җиткерергә өйрәнә. Иң мөһиме — аларда үз көчләренә ышаныч туа. Укучым белән горурланам. Аңа алга таба уңышлар юлдаш булсын.
Зөһрә Мөхәррәмова төгәл фәннәрдә дә үзен күрсәтә. Бигрәк тә химия фәне аңа аеруча якын. Яшь кыз киләчәген нәкъ менә әлеге өлкә белән бәйләргә тели: шул юнәлештә югары белем алып, алга таба фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнү — аның иң зур хыялларының берсе.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев