Утырышларның нәтиҗәләре буенча бурычлар куелды һәм аларны үтәү өчен җаваплы затлар билгеләнде.
Район башлыгы Сергей Димитриев террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең, шулай ук коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең утырышын уздырды.
Аларда авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Төп мәсьәләләрнең берсе район халкының иминлеген тәэмин итү булды. Республика көне, Белем бәйрәме һәм Бердәм тавыш бирү көне алдыннан җәмәгать урыннары һәм мәгариф учреждениеләренең әзерлеге, хәбәр итү һәм видеокүзәтү системаларының эшләве, саклану урыннарының торышы, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләре турында фикер алыштылар. Сергей Димитриев билгеләп үткәнчә, монда һәр җитәкченең игътибарлы һәм җаваплы булуы аеруча мөһим.
Аерым игътибар коррупцияне кисәтү һәм бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләләренә юнәлтелде. Акчаларның тотылышын контрольгә алу, муниципаль сатып алуларның ачыклыгын тәэмин итү, торак программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә коррупциягә каршы таләпләрне үтәү турында сүз барды.
Утырышларның нәтиҗәләре буенча бурычлар куелды һәм аларны үтәү өчен җаваплы затлар билгеләнде. Район башлыгы карарларны вакытында кабул итү белән генә чикләнмичә, аларның үтәлешен контрольдә тотуның да мөһимлеген ассызыклады.
- Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев