Кукмара районында исерек шофер суд каршына басачак
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Район прокуратурасы 52 яшьлек Кукмара районы кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул кабат исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен суд каршына басачак.
Эш материаллары буенча, 2025 елның 31 декабрендә кич белән ир-ат, исерек хәлдә, Каенсар авылында Лада Гранта автомобилендә хәрәкәт итә һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
Документларын тикшерү вакытында аның моңа кадәр дә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше судка җибәрелде.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев