Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Последние новости

Бер атнада - биш мең чакрым юл: Вахитлеләр махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм алып барганнар

Алар Луганск, Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрен узганнар.

Узган  атнада “Вахит” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, эшмәкәр Рифкать Фәхертдинов һәм Вахит авылының ватанпәрвәр егетләре Раниф Самигулин белән Илсур Миннемуллиннар махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм алып бардылар. Бу  якташларыбызның  авыр вакытларында терәк булу максатыннан башкарылган аларның икенче сәфәрләре.
 Вахитлеләр бер атна дәвамында биш мең чакрым юл үтеп, Луганск, Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрен узганнар.

 

- Раниф белән Илсур инде 8-9 тапкыр ул якларны әйләнеп кайттылар, шуңа күрә эшне оештыру, егетләр белән элемтәгә чыгу, юлның маршрутын билгеләү буенча тәҗрибәләре зур. Бу юлы без якынча ике миллион сумлык гуманитар ярдәм алып бардык. Әлбәттә, җирлектә яшәүчеләрнең өй җылысын кушып эзерләгән азык-төлекләре, аларның финанс ярдәме зур булды. Алардан тыш Нәфыйк Хөсәенов, бертуган эшмәкәрләр Рифкать һәм Мәкъсут Фәхертдиновлар, Мансур Корбановларның матди ярдәмнәре белән бәясе 100әр мең сумнан артык булган ике дизель генераторы, дүрт данә 40-50 мең сумлык башка төрлесен сатып алдык. Егетләр элемтәгә чыга торган техникалар да сораганнар иде. 3 данә 100 мең сумнан артык торганын юнәттек, интернет өчен кирәк булганын 50 мең сумга кайтарттык. Электр пычкысы, эретеп-ябыштыру аппараты, электродлар, кадак-чүкечләрне дә машинабызга төягән идек. Шулай ук 240 мең сумга корал өчен “магазин”нар сатып алдык, - ди Илгизәр Корбанов. – Егетләребез, алгы сызыкта булу сәбәпле, алар белән очраша алмадык, әмма һәрнәрсәгә исем-фамилияләрен атап язып, материаль-техник ротада калдырдык. Инде үзләреннән ярдәмне алулары турында рәхмәт сүзләре дә килә башлады.
Туган яклардан килгән матди һәм рухи ярдәм якташларыбыз күңеленә берникадәр җылылык өстәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев