Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 24 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бу бөтен вакыт эчендә 7021 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 24 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 3 кеше хастаханәгә салынган, калган 21 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 12. Яшел Үзән, Норлат районнарында – икешәр, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7021 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5905 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев