Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Көн темасы

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Көндез һава температурасы +8 градуска кадәр җылыначак.

12 мартта көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак.

Термометр баганасы төнлә +1..+5 күрсәтәчәк, көндез температура +5..+8 кадәр күтәрелә.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев