Пәлтә-туннарны салыр вакыт җитте: Яз юлга чыккан
Борыннарны кытыклап, һавага таралган яз исен сизәсездер инде, җәмәгать. Ниһаять, озын, салкын кышлардан соң, язга аяк бастык. Инде тәмам туйдырып өлгергән авыр пәлтә-туннарны салыр вакыт җитте.
Түбәләрдән тып-тып тамган тамчылар, чыпчыкларның шатланып чыркылдашуы, "Д" витамины булып күктән сибелгән кояш нурлары күңелләрне уятып, дәртләндереп җибәрә, аеруча яраткан малай-кызларның битләрен сипкелләр белән бизи. Бик тиздән тирә-юнебез җылы яклардан кайткан кара каргалар тавышы, сыерчыклар сайравы белән тулар, кырлар өстенә тургайлар җыры сибелер. Әй, рәхәт инде якты дөнья йөзендә яшәве, бигрәк тә һава торышының үзгәрүе белән бәйле чирләр, кан басымы "уйнап" борчымаганда. Елның бу фасылында йомычка да яфрак җибәрү турында хыяллана, дип юкка гына әйтмәсләр иде.
Язын кызлар аеруча чибәр инде. Кар астыннан баш калкыткан умырзая чәчәкләре, диярсең үзләрен. Язның беренче бәйрәме - 8 Март та хатын-кызларга багышланган бит. Зифа буй-сынлы, көлтәдәй чәчләрен иңнәренә таратып салган кызларга карап:
-Их, безнең дә яшь чаклар бар иде бит, - дип кемнәр генә көрсенеп калмый икән. Хәер, язга чыккач, өлкән яшьтәге апалар үзләре дә яшәреп киткәндәй була, һәр хатын-кызның матур күренәсе килә. Димәк, чәчтарашларның, тырнак бизәүчеләрнең һәм ... теш куючыларның да эше арта, дигән сүз.
Язның мәшәкатьләре күп. Кыш буена каткан буыннарны язып, йорт тирәсендәге карларны таратасы, аннары җыештыру, бакча эшләре китә. Яз хәбәрчеләре - орлыклар сатып йөрүчеләр дә күренгәли башлады. Кайбер хуҗабикәләрнең инде тәрәзә төпләрендә помидор, борыч кәлшәләре гөрләп үсеп утыра. Игенчеләр дә басуларга чыгарга әзер, озак та үтмәс, кырлардан матур җыр кебек тракторлар гөрелтесе ишетелер. Быел уңышлар мул булырга охшаган: кар күп яуды бит, җир дымга туенып калыр, шәт.
Әлегә март башы гына. Салкыннары да, сыерчык бураннары да булыр әле, "мартта шарт" дип халык белми әйтмәгән. Әмма кыш барыбер чигенәчәк, фирүзә күкләре, ләйсән яңгыры, хәтфә үләннәре, сандугачлы кичләре беләняз җиһанны ямьгә төрәчәк.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Түбә кыегыннан җитез генә
Сикереп төште тамчы малае.
Яз кояшы аны уяткан ла,
Сыйпый-сыйпый түбә калаен.
Тәрәз аша шаян кояш нуры
Бүлмә гөлләренә кагылды.
Челтәрләрдә атынып уйнады да,
Диварларга барып сарылды.
Песи халкы туйга әзерләнеп,
Көяз атлап йөри урамда.
Алар гына белгән сукмак-юллар
Калган икән күмелеп буранда.
... Җир өстенә кыяр-кыймас кына
Язның килеп яткан бер мәле.
Яңа гына юлга чыкты, диеп,
Килеп җитте инде хәбәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев