Лубян урман-техник көллияте студенты ТРның махсус дәүләт стипендиясе алды
Көн темасы

Лубян урман-техник көллияте студенты ТРның махсус дәүләт стипендиясе алды

Әлеге стипендия укуда яхшы билгеләргә өлгерүче, фәнни-гамәли конференция һәм фән олимпиадаларында җиү яулаган, призлы урын алганнарга бирелә.

Лубян урман-техник көллияте студенты Татьяна Антропова Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясен алды. Бу хакта Лубян урман-техник көллиятендә хәбәр иттеләр.

Казанда Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә ия булучыларны һәм «Татарстан Республикасының яшь галиме – 2020» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Махсус дәүләт стипендиясен 90 кеше алды. Аларның берсе - Лубян урман-техник көллиятенең 43нче бакча-парк төркеме студенты, студентлар советы рәисе Татьяна Антропова.

Әлеге стипендия укуда яхшы билгеләргә өлгерүче, фәнни-гамәли конференция һәм фән олимпиадаларында җиү яулаган, призлы урын алганнарга бирелә.

 


Нет комментариев