Татарстанның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларының эш тәҗрибәләре белән танышу максатында Кукмарага эш визиты белән Карелия Республикасы делегациясе килде. Делегация җитәкчесе - әлеге регион башлыгының стратегик үсеш буенча урынбасары Владимир Тимофеев.
Делегация составында Карелия Республикасының авыл хуҗалыгы балык һәм аучылык министры вазыйфаларын башкаручы Оксана Гаврош, Карелия Республикасы башлыгы киңәшчесе Владимир Лабинов һәм башкалар бар иде.
Карелия кунаклары "Восток" җәмгыятендә һәм Пчеловод авылындагы Роберт Димитриевның крестьян (фермер) хуҗалыгында булдылар.
Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев