Кукмарада «Минем әти — Герой» иҗат фестивале старт алды
Республикада фестивальнең инициаторы — Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон.
«Ялкын» яшьләр үзәгендә республикакүләм «Минем әти — Герой» иҗат фестиваленә старт бирелде. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, тормыш иптәшләре катнашты. Алар рәсем сәнгате аша үзләренең иң кадерле, иң газиз кешеләренә булган хөрмәтен, сагынуын һәм горурлык хисләрен чагылдырды.

Әлеге проект махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә, гаилә хәтерен саклауга һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән. Республикада фестивальнең инициаторы — Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон.
Чарада район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары, Кукмара районы Советында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Резеда Гаянова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин катнашты.

Сергей Димитриев, сәламләү сүзендә әлеге очрашуның форматы яңача булуын һәм аның бердәмлекне тагын да ныгытуын билгеләп үтте.
— Мондый чаралар кешеләрне якынайта, уртак кыйммәтләрне барларга ярдәм итә. Геройларны онытмаска, аларның батырлыгын яшь буынга җиткерергә кирәк. Нәкъ менә алар безгә тыныч күк йөзе һәм имин тормыш бүләк итә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар — чын батырлык үрнәге. Балаларның рәсемнәр аша үз хисләрен җиткерүе аеруча мөһим. Алар өчен мөмкинлекләр тудыру — безнең уртак бурыч. Чараны оештыручыларга зур рәхмәт, — диде Сергей Димитриев.

Резеда Гаянова проектка җитди караган өчен һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
— Мин өстәлләр буйлап карап йөрдем. Һәркем рәсемне бар күңелен биреп ясый. Әлеге рәсемнәр районда оештырылачак күргәзмәдә урын алачак. Геройларның һәркем күрергә һәм белергә тиеш, — диде Резеда Нурислам кызы.

Һәр рәсемдә — сагыну, өмет һәм горурлык. Ә иң мөһиме — балалар күңелендә әтиләренә булган мәхәббәт һәм хөрмәт чагыла.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев