Әлеге объект агач архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Әсән-Елга авылында «Әсән-Елга авылындагы агач мәчетне торгызу» дигән темага матбугат туры үткәрде.
Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин, Кукмара мөхтәсибәтенең аксакаллар Советы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыпов, Әсән-Елга авылы мәчете имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Җәләлиев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Сәфәрнең төп максаты республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен — Әсән-Елга авылында 1742 елда төзелгән мәчетне реставрацияләү эшләренең барышы турында сөйләшү булды. Әлеге объект агач архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора. Тарихи бинаның проект документлары «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, Әсән-Елга авылындагы XVIII гасыр мәчете — уникаль тарихи-мәдәни мирас объекты. «Без аны яңадан халыкка кайтару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», — диде ул. Иван Гущин шулай ук реставрация эшләренең барышы турында да җентекләп сөйләде.
Быелның май аенда иске мәчет тулысынча сүтеп алынып, бүрәнәләре Лаеш районындагы базага реставрация ясау өчен китерелгән була. Анда белгечләр бураның зарарланган өлешләрен алыштыралар, ныгыту һәм башка төзекләндерү эшләре алып баралар. Ә менә авылда исә мәчетне яңадан торгызу өчен нигез салына. Бүгенге көндә әзер бураны нигезгә урнаштыру эшләре бара.
Мөфти Камил хәзрәт республикада тарихи һәйкәлләрне саклауга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Әсән-Елга авылындагы тарихи мәчет гасырлар дәвамында халыкка хезмәт иткән. Аның кыйммәте дә шунда», — диде Камил хәзрәт.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев