Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзара салым: Каенсар җирлегендә нинди эшләр башкарылган?

Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум...

Районыбыз авыл җирлекләрендә быел үзара салым акчасы нинди максатларда файдаланылды икән? Бу турыда берничә авыл җирлеге башлыгы белән телефон аша сөйләшеп алдык.

Илфат Мифтахов, Каенсар авыл җирлеге башлыгы:

-Каенсар авыл җирлегенә бер генә авыл керә. Халыктан барлыгы 203 мең 600 сум акча җыелган иде, ул 1 миллион 18 мең сум булып әйләнеп кайтты. 500 мең сум акча авылдагы Вокзал һәм Һади Такташ урамнарындагы 320 метр юлга таш салу өчен тотылды. 240 метр арадагы зират коймасын профнастил белән тышлау 300 мең сумга төште. Авыл халкы күптән сораган мәсьәләне дә хәл иттек: балалар бакчасы белән авыл җирлеге биналары арасындагы буш урынга 218 мең сумлык балалар мәйданчыгы эшләдек.

Фото: www.prichal-2.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев