Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Хәбәрләр

Законга үзгәрешләр керде

Үткән елның 20 декабрендә "Россия Федерациясе гражданлыгы турындагы Федераль законның 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 462 санлы закон үз көченә керде, ул "Россия Федерациясе гражданлыгы турында"гы 31.05.2002 елгы 62 санлы закон нормаларының гамәлдә булу вакытын 2020 елның 1 гыйнварына кадәр озайтты. Әлеге закон Россия территориясендәге түбәндәге категория кешеләрнең хокукый статусын...

Үткән елның 20 декабрендә "Россия Федерациясе гражданлыгы турындагы Федераль законның 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 462 санлы закон үз көченә керде, ул "Россия Федерациясе гражданлыгы турында"гы 31.05.2002 елгы 62 санлы закон нормаларының гамәлдә булу вакытын 2020 елның 1 гыйнварына кадәр озайтты. Әлеге закон Россия территориясендәге түбәндәге категория кешеләрнең хокукый статусын көйләүгә юнәлдерелгән:

-элеккеге СССР гражданнары булган һәм яшәү өчен 01.11.2002 елга кадәр Россиягә килгән, билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе гражданлыгын алмаган затлар, аларның балигъ булган һәм балигъ булмаган балалары, әгәр бу затларның чит ил гражданлыгы һәм чит илдә яшәү хокукы бирә торган гамәлдәге документлары булмаса;

-элеккеге СССР гражданнары булган, 01.11.2002 елга кадәр Россия Федерациясе гражданины паспорты алган, әмма гражданлык эшләре белән шөгыльләнүче вәкаләтле орган тарафыннан аларның Россия Федерациясе гражданлыгы булуы ачыкланмаган, аларның чит ил гражданлыгы булып, чит илдә яшәү хокукы бирә торган гамәлдәге документлары булмаган очракта;

Моннан тыш, Россия Федерациясе гражданлыгыннан чыгуны рәсмиләштергән затлар Россия Федерациясе гражданлыгын гомуми тәртиптә генә түгел, тиешле шартлары булганда гадиләштерелгән тәртиптә дә кайтарырга мөмкин.

Аерым категория кешеләрнең хокукый статусын көйләүне хәл итүнең, аларга Россия Федерациясе гражданлыгы алу тәртибен һәм шартларын җиткерүнең социаль мөһимлеген исәпкә алып, консультацияләр алу һәм тиешле гаризалар бирү өчен Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Адресы: Кукмара поселогы, Октябрь урамы, 4.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев