Юл билгесе булмаса, машинаны эвакуатор алып китәргә тиешме? (сорау-җавап)
Поселок үзәгендә "Чәй йорты" каршына куелган машиналарны берничә тапкыр эвакуатор алып киткәнен күргәнем булды. Баксаң, анда машинаны юлга аркылыга түгел, параллель рәвештә куярга кирәк икән, әмма бу турыда беркем дә белми, чөнки бернинди юл билгесе дә куелмаган. Бөтен кеше җыелып, Сабантуй шикелле карап калды, берни дә эшләтә алмады. Полиция хезмәткәреннән...
Поселок үзәгендә "Чәй йорты" каршына куелган машиналарны берничә тапкыр эвакуатор алып киткәнен күргәнем булды. Баксаң, анда машинаны юлга аркылыга түгел, параллель рәвештә куярга кирәк икән, әмма бу турыда беркем дә белми, чөнки бернинди юл билгесе дә куелмаган. Бөтен кеше җыелып, Сабантуй шикелле карап калды, берни дә эшләтә алмады. Полиция хезмәткәреннән аңлатуын сорагач, төксе генә җавап бирде. Юл билгесе булмаса, эвакуатор машинаны алып китәргә тиешме, гомумән, билгеләр өчен кем җаваплы - шушы сорауларга җавап бирсеннәр иде. "Пассаж" сәүдә йорты каршына да машиналар дөрес куелмый иде, газетада аңлатып язгач, төшендек, бу очракта да халыкка җиткерергә кирәктер.
Хәлфәнияз ГАЗИЗОВ, Зур Кукмара
Әлеге сорауга район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдиновтан мондый җавап алынды:
- Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 12.2 пунктында каралганча, транспортны юлга бары тик параллель рәвештә һәм бер генә рәткә кую рөхсәт ителә. Закон таләбе юл билгесе булу-булмауга карамый. Бу очракта да эвакуатор машинаны дөрес алып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев