Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңалыклар

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне Россиядә бу көн 2005 елдан билгеләп үтелә башлады. 2004 елның 29 декабрендәге Федераль закон нигезендә 7 ноябрь бәйрәм көн булудан туктады. Ә 1992 елга кадәр Бөек Октябрь революциясе көне 7-8 ноябрьләрдә ял көне буларак билгеләп үтелде. *** Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.Ш.РӘХМӘТУЛЛИН 4 ноябрь...

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
Россиядә бу көн 2005 елдан билгеләп үтелә башлады. 2004 елның 29 декабрендәге Федераль закон нигезендә 7 ноябрь бәйрәм көн булудан туктады. Ә 1992 елга кадәр Бөек Октябрь революциясе көне 7-8 ноябрьләрдә ял көне буларак билгеләп үтелде.
***
Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.Ш.РӘХМӘТУЛЛИН 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңае белән район халкын котлады.
-Бу бәйрәмне районыбыз халыклары үзара дуслык, татулык, хезмәттәшлек итүдә электән килгән традицияләрне дәвам итеп һәм үстереп каршылыйлар. Районның кайсы гына тармагын алсак та, ирешкән уңышларыбыз аз түгел һәм алар сезнең фидакарь хезмәт белән яулана. Сезгә бәхетле, имин көннәр, нык сәламәтлек, уңышлар телим, - диелә котлауда.

Сессия булды
Үткән җомгада Кукмара район Советының утырышлар залында Кукмара район Советының унынчы сессиясе булды. Көн тәртибендә районыбызның 2012, 2013, 2014 елларның планлы чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы, шушы чорга районның бюджет проекты, агымдагы елның 9 аенда район бюджетының үтәлеше, 2011-2015 елларга халыкта сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча район Программасын тормышка ашыруның барышы, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча район участок сайлау комиссияләре әгъзаларын билгеләү өчен тәкъдимнәр турында һәм башка мәсьәләләр каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ч.Хәнәфина, финанс-бюджет Палатасы рәисе Р.Нотфуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары С.Җамалиевалар чыгыш ясадылар.
Йомгаклау сүзе белән район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин чыкты, киләчәккә бурычлар билгеләде.
Сессиядә каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Сессияне район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина алып барды.

Иң яхшы мәктәп директоры
Татарстан Республикасында 2010-2015 елларга "Киләчәк-Будущее" мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгында «Иң яхшы мәктәп директоры» дигән Грант булдырылды. Аның максаты - Татарстан Республикасында иң яхшы эшләүче җитәкчеләрне ачыклау.
Кукмара муниципаль районы Социалистик Хезмәт Герое Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе директоры Хәтмулла Гәрәй улы Вәкказов, әлеге Грантта җиңеп, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының "Иң яхшы директор - 2011" дипломы белән бүләкләнде.
Укытучылар коллективы, укучылар һәм ата-аналар Хәтмулла Гәрәй улын хезмәттәге зур казанышы белән котлыйлар һәм яңа иҗади уңышлар телиләр.

Бәйге
Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе мәдәният идарәсе белән берлектә "Аналар көне"нә багышланган шигырь һәм җыр конкурсы үткәрә. Бәйге 3-7, 8-15, 16-30, 30 яшьтән өлкәнрәк яшь категорияләрендә узачак. Сайлап алу туры авыл җирлекләре өчен район Мәдәният йортында 16 ноябрьдә, поселокта яшәүчеләр өчен 17 ноябрьдә була. Конкурсның йомгаклау этабы 24 ноябрьдә 18 сәгатьтә башлана. Җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Баш мөхәррир ялга китте
Баш мөхәррир вазыйфаларын башкаручы Гөлгенә Шәрипова, Мәмәшир авыл җирлеге Советының 1нче номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелүе сәбәпле, ТР сайлау Кодексының 50 маддәсе нигезендә 4 декабрьгә кадәр ялга китте.

Дипломга лаек
Үткән елның октябрь аенда Казан Дәүләт медицина университеты әлеге уку йортына керүче чыгарылыш сыйныф укучыларын иң яхшы хәзерләгән укытучыларны билгеләү, аларны бүләкләү максатыннан "Укытучы -Казан медицина университетына - 2011" дигән конкурс игълан иткән иде. Конкурс берничә этапта үтте. Иң элек кабул итү комиссиясе Бердәм дәүләт имтиханнарын аеруча уңышлы тапшырган һәм олимпиадаларда җиңү яулаган студентлар саны буенча гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең рейтингын төзеде. Ә конкурсның икенче этабында оештыру комитеты абитуриентларны әзерләүдә педагогларның шәхси катнашу дәрәҗәсен билгеләү максатыннан студентлар арасында сораштыру үткәрде. Ә аннан соң укучылары Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча иң зур балл җыеп университетка укырга кергән укытучыларның исемнәре аталды.
Конкурста өч укытучы - Казаннан, Яр Чаллыдан - берәр һәм Кукмарадагы А. М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның химия укытучысы Нурия Хисамиева җиңеп чыкты. Җиңүчеләргә КДМУ ректоры А.С.Созинов диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырды. Әлеге укытучыларны бүләкләү тантанасы Казандагы "Корстон" мәдәни күңел-ачу комплексында ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм башка кунаклар катнашында үтте.
Нурия Миннәхмәт кызы Хисамиева турында элеккеге хезмәттәшләреннән килгән язма алдагы саннарда тәкъдим ителәчәк.

"Югарыга!"
Районыбызның актив гражданлык позицияләре белән шөгыльләнүче, иҗтимагый эш алып баручы, социаль бизнес-проектларны тормышка ашыручы 17-30 яшьлек егет-кызларны конкурста катнашырга чакырабыз.
10 октябрьдә республикада дәүләт власте органнарына һәм җирле үзидарәгә, учреждение һәм оешмаларга, ТРның яшьләр иҗтимагый оешмаларына яшь кадрлар резервын формалаштыруга юнәлдерелгән "Югарыга!" дигән конкурс старт алды.
Бәйгенең I этабы 10 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр читтән торып уза. Ул үз эченә конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрнең заявка һәм документларын туплауны ала. II этапта исә (15-20 ноябрьдә) катнашучыларның идарә итү, лидерлык һәм иҗади сәләтләрен ачыклау чаралары уздыру каралган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча ТР министрлыкларында һәм ведомстволарда практика узачак егет-кызларның исемлеге төзелә.
Конкурс положениесе, афиша, баннер һәм проект турындагы башка төр мәгълүматлар http:/rezerv.ru/rezervrt_doc.html сайтында урнаштырылган. Белешмәләр өчен телефон: (843)231-82-61.

Бездә кунакта-популяр җырчылар
14 ноябрьдә Кукмара, 15 ноябрьдә Вятка Аланындагы "Победа" Мәдәният йортларында эстраданың популяр артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар өр-яңа "Бары миңа син кирәк" дигән шоу-тамаша тәкъдим итә. Концертлар 19 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk