Вакытсыз өзелгән гомерләр
19 ноябрь - юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне
Редакциябезгә нинди генә гыйбрәтле язмышлы кешеләр керми. Аралаша торгач, кайберләре шулкадәр ачылып китәләр ки, күңел түрләрендә йөрткән сер капчыкларының ничек чишелүен үзләре дә сизми калалар. Ә инде кайгы-хәсрәте булганнар исә, күңелен бушатканнан соң, яныбыздан беразга булса да онытылып чыга. Беркөнне район газетасына язылырга килгән ханым да әнә шулай диде. Аның эчендә инде өч елга якын утлы өермә кайный икән - рәхимсез авыру ананың 36 яшьлек улын караңгы гүргә керткән.
-Эх, кызлар, бала хәсрәтен шулкадәр ачы буладыр дип күз алдына да китерми идем. Гомер иткән иреңне, туганнарыңны югалтуга йөрәк - бертөрле, ә менә газиз балаңның үлемен бөтенләй башкача кичерә икән ул. Япь-яшь килеш улымны җир куенына салуга күңелемнең һич кенә дә ышанасы килми. Балаларның берсе дә ата-анадан алда якты дөньядан китмәсен икән, - дип күз яшьләрен тыя алмыйча үзенең бәгырь кисәге турында сөйләде ул. Юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан Кукмарада яшәүче Гайнетдиновлар гаиләсенә баргач та, әлеге апаның сүзләре кылт итеп исемә төште.
...2015 елның 2 июнендә Нурания апа белән Васыйл абый гаиләсе ишеген дә кайгы җиле шакый. Өлге-Иске Юмья-Лесхоз юлының бишенче чакрымында килеп чыккан коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә аларның 26 яшьлек уллары Илназ мәңгелеккә күзләрен йома. Әле күптән түгел генә өйләнгән яшь ир "буханка" эш машинасында йөк төягән КамАЗга бәрелә. 1989 елгы ир-егетнең хатыны Ләйсән - тол, өч айлык кызы Риана ятим кала.
-Илназ эшкә бик иртә китә һәм безне уятмый иде. Фаҗига буласы көнне дә шулай эшләде, - ди Ләйсән. - Сөенә-сөенә өй салып йөри, тиздән шунда күченербез, дип әйтә иде. Кызыбыз тууга да шулкадәр шатланды, буш вакыты булуга аның караваты янына ашыкты. Ирем һәлак булганнан соң, әти-әни, туганнарның рухи яктан ярдәме, кызым булу гына мине киредән тормышка алып кайтты, рәхмәт аларга. Көннән-көн күбрәк "һөнәрләр" үзләштерүче, тиздән өч яшен тутырачак балама карыйм да, Илназ белән уздырган күңелле мизгелләрне хәтердә яңартам. Без бик тә, бик тә бәхетле идек. Кызганыч, ирле гомерем кыска булды шул... Кызыбыз Риана әтисен фоторәсемнәр аша гына белә. Бик еш кына: "Кайда ул?" - дип сорый. "Йоклый", - дибез. Аңламый бит әле, ышана. Илназ арабызда булмаса да, мәңгегә безнең күңелләрдә.
Илназ Гайнетдинов, Кукмара өченче мәктәбен тәмамлап, Казандагы көллиятләрнең берсендә компьютер нигезләрен үзләштергән була.
Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев