Вахит авылы егете Нияз Кәримуллин тел һәм җыр бәйгеләрендә җиңү яулады (фото)
Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара "Илһамият" тел һәм җыр сәнгате фестиваль-конкурсы һәм Халыкара "Кунаклашу" халыклар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Әлеге фестивальләр Рәсәй Федерациясенең,Татарстанның мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Бөтендөнья Татар Конгрессы, Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Фестивальләрдә...
Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара "Илһамият" тел һәм җыр сәнгате фестиваль-конкурсы һәм Халыкара "Кунаклашу" халыклар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Әлеге фестивальләр Рәсәй Федерациясенең,Татарстанның мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Бөтендөнья Татар Конгрессы, Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Фестивальләрдә Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Түбән Новгород, Төркмәнстан, Әрмәнстан һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр көч сынашты. Якташыбыз, Вахит авылы егете, хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният институтының 3нче курс студентында белем алучы Нияз Кәримуллин (җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев) -"Вокал-соло" номинацияләрендә катнашып, Халыкара "Илһамият"фестиваль-конкурсында "Салават Фәтхетдиновның махсус бүләге", Халыкара "Кунаклашу" фестиваль-конкурсында II дәрәҗә Лауреат исемнәренә лаек булды, Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев