Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Узган ел районда янгыннарда ике кешенең гомере өзелгән

Аларда 2 кешенең гомере өзелде, өчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Янгын сакчылыгы подразделениеләренә тревога буенча - 155, шул исәптән 34 юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килде, дип хәбәр итә Кукмара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Фәнил Сәгыйтов. Янгыннар нәтиҗәсендә биш торак йорт, 15 ишегалды корылмасы, дүрт гараж, җиде мунча, авыл хуҗалыгы...

Аларда 2 кешенең гомере өзелде, өчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Янгын сакчылыгы подразделениеләренә тревога буенча - 155, шул исәптән 34 юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килде, дип хәбәр итә Кукмара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Фәнил Сәгыйтов. Янгыннар нәтиҗәсендә биш торак йорт, 15 ишегалды корылмасы, дүрт гараж, җиде мунча, авыл хуҗалыгы учреждениеләрендә ике диспетчерлык пункты, 24 тонна салам, бер прицеплы трактор арбасы янып көлгә әйләнә, сигез өй, күпфатирлы йортлардагы алты фатир, ике мунча, бер кибеткә зыян килде. Килгән зыян 2 миллион 338 мең 302 сумны тәшкил итә.

Ут белән саксыз эш иткәннән - 2, тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүдән - 6 (биш очракта исерек хәлдә тәмәке көйрәтү бер кешенең үлеменә китерде), электр җиһазлары белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 13 янгын чыккан булса, ут төртүнең - 3, балалар шуклыгыннан -1, мичләр белән бәйле - 6, газ приборлары белән эш иткәндә тиешле кагыйдәләрне үтәмәү аркасында бер янгын теркәлде. Ике янгын газ плитәсендә ризык әзерләгәндә саксызлык күрсәтү нәтиҗәсендә чыкты. Шуларның берсендә кеше гомере өзелде, икенчесендә бер кеше төрле травмалар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев