Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төркиядә туристлар утырган һава шары җиргә егылып төшкән

Көчле җил сәбәпле, аэростат югары вольтлы чыбыкка бәрелә. (Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Бүген Төркиядә туристлар утырган һава шары җиргә егылып төшә, дип хәбәр итә "Hurriyet". Көчле җил сәбәпле, аэростат Төркиянең Невшехир шәһәре янындагы югары вольтлы чыбыкка бәрелә. Нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, кимендә 20 зыян күрүче хастаханәгә урнаштырылган. Невшехир провинциясенең...

Көчле җил сәбәпле, аэростат югары вольтлы чыбыкка бәрелә.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Бүген Төркиядә туристлар утырган һава шары җиргә егылып төшә, дип хәбәр итә "Hurriyet".

Көчле җил сәбәпле, аэростат Төркиянең Невшехир шәһәре янындагы югары вольтлы чыбыкка бәрелә. Нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, кимендә 20 зыян күрүче хастаханәгә урнаштырылган.

Невшехир провинциясенең полициясенә сылтама биреп, "РИА Новости" фаҗигадә Франция сәяхәтчесе һәлак булган, дип яза. Пассажирлар арасында французлар, колумбиялеләр һәм төрекләр булган. Һава шарында Россия гражданнары булмаган, дип яза "РИА Новости".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев