Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Алдагы төндә, якынча сәгать 3тә, Татарстан Республикасын янә буран каплаячак. Шул сәбәпле, күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар билгеләгәнчә, кыска вакытлы буран шимбә кичке сәгать 6га кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта юеш кар һәм көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына...

Алдагы төндә, якынча сәгать 3тә, Татарстан Республикасын янә буран каплаячак. Шул сәбәпле, күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Синоптиклар билгеләгәнчә, кыска вакытлы буран шимбә кичке сәгать 6га кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта юеш кар һәм көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-18 метрга җиткән (Казанда -15 метр) кинәт исүче җил көтелә.

25 март төнендә һава температурасы 0 градустан -2 градуска кадәр, көндез +3тән +5 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Якшәмбе, 26 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшем, ә көндезен урыны белән яңгыр булырга мөмкин. Төнлә температура -2 дән -7 градуска кадәр булса, көндез -2 дән +3 кә кадәр күтәрелә.

Шундый ук һава торышы дүшәмбе, 27 мартта да, көтелә. Явым-төшем ихтималы саклана, шулай ук кинәт исүче, тизлеге секундына 18 метрга җиткән җил дә фаразлана, дип яза "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев