Солдат медальоны табылган
Илебезне бик зур югалтуларга дучар иткән әлеге сугыш тәмамланганга бер кеше гомере кадәр вакыт узса да, дистә еллар аша да "хәбәрләр" килеп тора. Быел май аенда Тверь өлкәсендә "Ржев. Калинин фронты" халыкара эзләнү экспедициясе вакытында табылган бер совет сугышчысының үлем медальоны Кукмара районына адресланган иде. Иңе 4-5, озынлыгы 20 сантиметр...
Илебезне бик зур югалтуларга дучар иткән әлеге сугыш тәмамланганга бер кеше гомере кадәр вакыт узса да, дистә еллар аша да "хәбәрләр" килеп тора. Быел май аенда Тверь өлкәсендә "Ржев. Калинин фронты" халыкара эзләнү экспедициясе вакытында табылган бер совет сугышчысының үлем медальоны Кукмара районына адресланган иде. Иңе 4-5, озынлыгы 20 сантиметр чамасы булган әлеге кәгазь тасма яхшы сакланса да, ни кызганыч, солдатның үз фамилиясе язылган юлы укылмый диярлек. Ә менә туган урыны һәм гаиләсенең адресы яхшы укыла: красноармеец Абд... Хусан. 1910 год. Казанская область, Кукморский район, деревня Янсы... (Янсыбы авылыдыр, дибез). Адрес семьи: тот же. Сестра Ильяз(о)ва Сара. Мобилизован Кукморским РВК.
Күпме тырышсак та, эзләүдә шактый кеше катнашса да, әлегә кадәр бу солдат турында да, аның Ильязова Сара исемле туганы турында да мәгълүмат таба алмыйбыз. Гөрләп яшәп торган Янсыбы авылында әлеге авылдашлары турында берни белешә алмавыбызга аптырыйбыз инде. Бәлки, бу кешеләр күптән күченеп киткән булганнардыр, районның башка авылларында белүчеләр юкмы икән? Кайдадыр укыган, эшләгән, аралашкан кешеләр бит инде алар. 1910 елда туган солдатның хатыны, балалары да булгандыр.
Әйтер сүзегез булса, зинһар, безгә Казанга "Ватан" эзләнү үзәгенә 555-02-55 яки 8-953-499-22-72 телефоннарына, mipc@mail.ru электрон адресына хәбәр итсәгез иде. Эзләүдә Кукмара районы эзтабарлары да катнаша, мәгълүматны Янил авылындагы Кукмара аграр көллиятенең эзләнү төркеме җитәкчесе Ринат Шакировка, Олыяз мәктәбе эзләнү төркеме командиры Гомәр Хаҗиевка җиткерсәгез дә була.
Сезнең ярдәмегезгә ышанып калабыз.
Ихтирам белән Рафыйк СӘЛАХИЕВ, Казан шәһәре,
телефон: 8-953-499-22-72
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев