Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Кукмара районында ротавирус таралышы туктатылды

Мәктәп балаларының хастаханәгә салынуын табиблар сезонлы вирус йогуы дип аңлата. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Ротавирус йогуы билгеләре буенча хастаханәгә салынган Кукмара районы лицее укучылары үзләренең хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Аларның кайберләре бүген үк өйләренә кайтарылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы журналистларына Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов...

Мәктәп балаларының хастаханәгә салынуын табиблар сезонлы вирус йогуы дип аңлата.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Ротавирус йогуы билгеләре буенча хастаханәгә салынган Кукмара районы лицее укучылары үзләренең хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Аларның кайберләре бүген үк өйләренә кайтарылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы журналистларына Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов хәбәр итте.

"Каза күрүчеләрнең хәле җиңел һәм урта дәрәҗә авырлыкта, кайберләре хастаханәдән бүген чыгарыла", - дип аңлатты ул.

Сергей Осипов билгеләп үткәнчә, районда йогышлы авыруның таралышы туктатылган. Мәктәп балаларының хастаханәгә салынуын табиблар көзге-җәйге айларда һава торышы үзгәргәндә андый хәл күзәтелә, бу сезонлы вирус йогуы дип аңлата.

Искәртеп үтик: вирус Кукмарада Булатов исемендәге лицей балалары арасында баш калкыткан, 15 укучы һәм 1 укытучы кичә төнлә район үзәгендәге йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган.

Министр урынбасары сүзләренчә, табиблар һәм Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре шушы килеп чыккан хәлне ачыклау буенча эш алып бара. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре җомга көнне әзер булачак, шул вакытта аларны хастаханәгә салу сәбәбе төгәл күрсәтеләчәк.

Бүген, ведомство белешмәсе буенча, лицей штат режимында эшли. Йогышлы авыру билгеләре бүтән кешедә ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев