Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәламәт булу өчен колакларга массаж кирәк

Бераз гына чирләп китсәк, тизрәк даруга үреләбез. Ә бит һәр организм үзен-үзе дәваларга сәләтле. Моның өчен биологик актив нокталар бар, ди белгечләр. Колакта 170ләп актив нокта бар, алар барысы да эчке органнар белән бәйләнгән, ягъни иртә-кич 7-10 минут массаж ясап, без организмыбызга сәламәтләнергә ярдәм итә алабыз. Массажны башлар алдыннан иң...

Бераз гына чирләп китсәк, тизрәк даруга үреләбез. Ә бит һәр организм үзен-үзе дәваларга сәләтле. Моның өчен биологик актив нокталар бар, ди белгечләр. Колакта 170ләп актив нокта бар, алар барысы да эчке органнар белән бәйләнгән, ягъни иртә-кич 7-10 минут массаж ясап, без организмыбызга сәламәтләнергә ярдәм итә алабыз. Массажны башлар алдыннан иң элек кулларны җылытабыз. Иртәнге якта - йокыдан уяну өчен ясаганда баш һәм имән бармаклар ярдәмендә сәгать теле уңаена түгәрәкләп, колак яфракларын уабыз. Колакның аскы - йомшак өлешеннән башлап, өскә таба уып менәбез. Йоклар алдыннан, киресенчә, сәгать йөрешенә каршы булган хәрәкәтләр ясап массаж ясарга кирәк, бу тизрәк йоклап китәркә ярдәм итә. Авырткан органнарның нокталарына катырак басып (5 секунд басып торып, бер секундка бармакларны ычкындырып), көнгә 3-4 тапкыр кабатларга кирәк.

1 - аяк буыннары; 2 - бүлеп чыгару һәм җенси органнар; 3 - умыртка баганасы, бөерләр, ашказаны асты бизе; 4 - ашказаны, эчәклекләр, бавыр; 5 - үпкәләр, йөрәк; 6 - баш мие; 7 - күзләр; 8 - тешләр, аңкау; 9 - нерв системасы; 10 - калкансыман биз эшчәнлеген яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев