“Шәфкать”тә Сабантуй гөрләде (фото)
Хәбәрләр

“Шәфкать”тә Сабантуй гөрләде (фото)

"Шәфкать" балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә милли бәйрәм - Сабан туе оештырылды.

Алты ай эчендә биредә Кукмара, Саба, Теләче, Балтач районнарыннан, шулай ук Казаннан 262 бала тернәкләнү узып, сәламәтлеген ныгыткан. Ел дәвамында балалар төрле конкурс-бәйгеләрдә, ярышларда катнашканнар. Бәйрәмдә аларның һәммәсенә бүләкләр тапшырылды.

Балаларны, әти-әниләрне, кунакларны үзәк директоры Роза Фазлыева, район прокуроры Ришат Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар тәбрикләде.

Тантаналы өлештән соң милли уеннар оештырылды, бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Иганәчеләр тырышлыгы белән бер генә бала да бүләксез китмәде.


Нет комментариев