Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салават гаиләсендә сайлау көнне нинди вакыйга булган? (ФОТО)

18 сентябрь - Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов өчен икеләтә бәйрәм көне булды. Беренчедән, җырчы тормыш иптәше Ләйсән ханым белән мөһим вакыйга - сайлауда катнашты. Икенчедән, Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмгә 14 яшь тулды. Шулай итеп, Рөстәм Фәтхетдинов Россия гражданы булуны раслаучы шәхси документ - паспортка ия булды. Бу уңайдан Казанның...

18 сентябрь - Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов өчен икеләтә бәйрәм көне булды. Беренчедән, җырчы тормыш иптәше Ләйсән ханым белән мөһим вакыйга - сайлауда катнашты. Икенчедән, Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмгә 14 яшь тулды.

Шулай итеп, Рөстәм Фәтхетдинов Россия гражданы булуны раслаучы шәхси документ - паспортка ия булды. Бу уңайдан Казанның затлы ресторанында Рөстәмнең туган көнен билгеләп үттеләр. Кунаклар арасында Салават әфәнденең иҗатташ дуслары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Фирзәр Мортазин, Данир Сабиров, Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова да булган.

Рөстәм әтисе кебек үк автоспорт белән мавыга. Ул даими рәвештә ралли-кросс ярышларында катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә. Быел яз көне Рөстәм Фәтхетдинов Рязань шәһәрендә узган раллида беренче урынны яулаган иде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев